New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 68529668016651

Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!

Republic of TatarstanRussia
Open in MAX

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

🌍 Ислам Бариев - дөнья беренчелеге призеры 💪🏆

26 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Һиндстанның Нью-Дели шәһәрендә армрестлинг буенча дөнья чемпионаты уза. Быел анда 63 илнең милли җыелма командалары катнаша.

Чемпионатта Мөслим гимназиясенең 8 Б сыйныфы укучысы Ислам Бариев сул кул белән көрәшү буенча дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулады! 🥈

Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, Ислам халыкара аренада илебез данын лаеклы яклады.

Бу – яшь спортчының тырыш хезмәте, нык ихтыяр көче һәм тренерының һөнәри осталыгы нәтиҗәсе!

Исламны һәм аның тренеры Ларис Бариевны зур уңышлары белән котлыйбыз! Алда да яңа җиңүләр, биек үрләр һәм чемпионлык титуллары насыйп булсын! 👏💪🇷🇺
Фото - Мөслим гимназиясеннән.
#Мөслим_спорты
Views: 48
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🌿 Мөслим гимназиясе укучылары – «Чиста мирас» бөтенроссия экологлар олимпиадасының финалында!

26–30 октябрь көннәрендә Мөслим гимназиясенең 5 «А» сыйныфы укучылары Илмар Зиннуров һәм Амилә Солтанова «Чиста мирас» яшь экологлар Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар.

Сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаган укучылар финалга чакыру алганнар һәм хәзерге вакытта мәктәбебез данын илнең иң көчле яшь экологлары арасында яклыйлар.

📊 Олимпиаданың колачы зур! 2026 елда аның йомгаклау этабында Татарстан, Самара, Ырынбур өлкәләреннән, Башкортстан Республикасыннан һәм Мәскәүдән барлыгы 146 яшь эколог катнаша.

Олимпиада «Татнефть» компаниясе тарафыннан Татарстан Республикасының профильле министрлыклары һәм иҗтимагый оешмалары белән берлектә үткәрелә. Аның төп максаты – 5–9 сыйныф укучыларында экологик фикерләүне үстерү, фәнгә кызыксыну уяту.

📍 Ярышның йомгаклау этабы традиция буенча Татарстанның Әлмәт районындагы «Юность» балалар сәламәтләндерү лагеренда уза.

Интеллектуаль сынаулардан тыш, катнашучылар өчен бай эчтәлекле белем бирү программасы да әзерләнгән: мастер-класслар, фотокросслар, белгечләр белән очрашулар һәм аралашу.

💚 Укучыларыбыз белән горурланабыз! Илмар белән Амиләгә уңышлар, яңа ачышлар һәм матур нәтиҗәләр телибез!

Остазлары – биология укытучысы Ләйсән Бариева.

Фотолар - Мөслим гимназиясеннән.
#МөслимГимназиясе #ЯшьЭкологлар #ЧистаМирас
Views: 105
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
❤️ Күңелләргә җылылык бүләк иткән очрашу

«Мин сезнең янга килдем!» дигән матур сүзләр белән бүген Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Чаллы шәһәреннән килгән «көмеш» волонтёр Индира Фатыйхова кунакта булды.

🎁 Ул өлкәннәр өчен чын мәгънәсендә сюрприз әзерләгән иде. Аның чакыруы буенча интернат-йортка талантлы җырчы, гитарага кушылып җырлар башкаручы Илнур Госсамов та килде.

Илнур Рафил улы – Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясендә 36нчы бригада фельдшеры. Индира Имам кызы аның Мөслим районының Иске Карамалы авылында туып-үскән якташыбыз икәнен белгәч, аны өлкәннәр белән очрашуга чакырган.

🎶 Кунакның моңлы җырлары бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Өлкәннәр дә читтә калмады: кунаклар белән бергә җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Яңа танышуга, күңелле мизгелләргә сөенеп, яраткан волонтёрларына ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

🎂 Очрашу күчтәнәчләргә, бүләкләргә дә бай булды. Учреждениедә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында туган көнен билгеләп үтүчеләрне котлау да бәйрәмгә җылы төсмер өстәде.

Өлкәннәр онытылмаслык бәйрәм бүләк итүләре, күңелләренә шатлык, йөрәкләренә җылылык өстәүләре өчен волонтерларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Кайчак бәхет өчен күп нәрсә кирәкми: бер җылы сүз, ихлас җыр, игътибар һәм янәшәңдәге кешеләрнең кайгыртуы гына да җитә. ❤️

Кунакларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!

Фотолар - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
#АктивОзынГомер #КөмешВолонтёр #Мөслим
Views: 136
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🏆 «Яңа сезон» бәйгесендә – матур җиңү!

Казан шәһәрендә «SFORZANDO» иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Яңа сезон» халыкара конкурс-фестивалендә Ралина Шәрипова һәм Амира Хәйдәрова II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар! 👏

Аларның укытучысы Филүзә Шәриповага аерым рәхмәт сүзләре! Шәкертләренә белем бирүдәге сабырлыгы, илһамландыруы һәм югары профессиональ осталыгы өчен педагогка Рәхмәт хаты тапшырылды. 💐

Яшь талантларыбызның уңышларына чын күңелдән сөенәбез! Алда да яңа җиңүләр, иҗади уңышлар һәм матур казанышлар насыйп булсын! ❤️

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
#мәдәният
Views: 140
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Тәрәзәләрне караңгылаткан өчен 500 сум штраф каралган. Машина йөртүчегә кагыйдәне бозган өчен “требование” төзелә, ул 3 ай гамәлдә була. Шушы вакыт аралыгында әлеге төр хокук бозу буенча кабат тоткарланган шоферның эше судка җибәрелә. Суд карары нигезендә, кагыйдә бозучыга 4 мең сумга кадәр штраф яки 10 тәүлеккә кадәр арест яный.

“Ел башыннан 58 шоферга автомобильләренең алгы тәрәзәләрен караңгылатып йөргән өчен административ беркетмә төзелде, – дип хәбәр итә ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. – Машина йөртүче туктатылган урында ук тонировканы салдырырга тиеш. Тәрәзәләрне караңгылатып йөрү күз күремен начарайта, фаҗигагә дә китерергә мөмкин".

Фото – «Татар-информ»
Views: 166
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
31 ОКТЯБРЬ – БӨТЕНДӨНЬЯ ШӘҺӘРЛӘР КӨНЕ!

 Һәр шәһәрнең үз йөзе, үз тарихы, үзенә генә хас матурлыгы бар. Кемдер зур шәһәрләрнең шау-шулы тормышын ярата, ә кемдер кечкенә шәһәрләрнең тынычлыгын, яшел урамнарын, җылы мохитен үз итә.

 Ә сез беләсезме?
 Дөнья халкының яртысыннан күбрәге шәһәрләрдә яши.
 Дөньядагы иң зур шәһәр агломерацияләрендә дистәләрчә миллион кеше гомер итә.
 Заманча шәһәрләрнең төп байлыгы – биек биналар гына түгел, ә уңайлы мохит, чиста һава һәм бәхетле кешеләр!

 Ә безнең Мөслимебез шәһәр булмаса да, төзеклеге, матурлыгы, яшеллеккә күмелгән урамнары белән күп шәһәрләргә үрнәк булырлык!

 ӘЙДӘГЕЗ, БЕРГӘЛӘП ФИКЕР АЛЫШЫЙК!

 Сез кайсы шәһәрдә яшәргә теләр идегез?
 Татарстанның кайсы шәһәре сезгә аеруча ошый?
 Ә Мөслимебездә шәһәрдәге кебек тагын нинди уңайлыклар булуын теләр идегез?

 Фикерләрегезне комментарийларда языгыз! Бәлки, сезнең тәкъдимнәрегез Мөслимебезне тагын да матуррак итәргә ярдәм итәр! 

Фото – ясалма фәһем. Ошыймы соң сезгә?
#БөтендөньяШәһәрләрКөне #Мөслим #МөслимИнформ #ТуганЯк
Views: 161
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем, кто подпишет контракт с Минобороны РФ в Татарстане! Это реальный способ для мужчины заработать большие деньги и полностью списать все долги и кредиты себе и своей семье. Минимум 3 млн рублей за первый месяц работы, социальные гарантии, полное обеспечение, бесплатное питание и качественное снаряжение. Возможность подписать контракт сроком на 1 год. Где работать выбирайте сами: от юга России до африканского континента. Или вообще удаленно оператором дрона вне зоны боевых действий. Приглашайте мужчин на службу по контракту из Татарстана - высокий заработок в копилку всей семьи. Записаться кандидатом в МАХ: https://max.ru/heroestatarstan_bot или оставить заявку по телефону 8 (800) 222-59-00 #КонтрактМинобороныРТ
Views: 155
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy

Repost from “ТАТМЕДИА | Новости Казани и Татарстана”

Над Татарстаном сбили БПЛА – Минобороны России — video, channel “Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!” ▶ video
❕✔️Над Татарстаном сбили БПЛА – Минобороны России

В течение прошедшей ночи дежурными силами ПВО перехвачены и уничтожены 433 украинских беспилотных летательных аппарата самолетного типа над территориями Белгородской, Брянской, Курской, Калужской, Тульской, Орловской, Липецкой, Воронежской, Смоленской, Тамбовской, Волгоградской, Ростовской, Пензенской, Самарской, Саратовской, Оренбургской, Ульяновской областей и республик Татарстан и Башкортостан.

@tatmedia
Views: 232
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Казанда яшь рәссамнарның иҗат эшләре тәкъдим ителде 🎨

Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) ике мөһим темага багышланган күргәзмәләр эшли.

Аларның берсе — Укытучылар көненә, икенчесе Россия һәм Һиндстан арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә багышланган. Әлеге күргәзмә Россия-Һиндстан бизнес-форумы кысаларында оештырылган.

Күргәзмәләрдә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлегендә шөгыльләнүче укучылар иҗат иткән эшләр дә тәкъдим ителгән. Яшь рәссамнар үз рәсемнәре аша иҗади сәләтләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын һәм сәнгатькә булган мәхәббәтләрен чагылдырган.

Укучыларның хезмәтләре зур чара кысаларында тәкъдим ителүе — зур горурлык һәм иҗади үсешкә яңа этәргеч! 🌟

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
#мәдәният #сәнгать
Views: 211
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🤖 Яшь робототехниклар Азнакайдан җиңүләр белән кайтты!

30 октябрь көнне Азнакай шәһәрендә робототехника буенча «РобоБитва» республика ярышлары узды. Анда район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче яшь инженерлар да катнашып, уңышлы чыгыш ясады.

🏆 Мөслимлеләр ике номинациядә призлы урыннар яулады.

🥇 «Робосумо VEX» номинациясендә Әнвәр Кондратьев белән Булат Шәяхмәтов беренче урынга лаек булды. Егетләр барлык алышларда да җиңү яулап, үзләренең осталыкларын һәм ныклы әзерлекләрен күрсәтте.

🥉 «Робосумо LEGO EV3» номинациясендә Булат Нәбиев белән Ярослав Арефьев өченче урынны алды.

Яшь робототехникларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз! Аларга алга таба да яңа казанышлар, иҗади эзләнүләр һәм җиңүләр телибез!

Фото - "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
#Мөслим_мәгарифе
Views: 213
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go