New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news 

🌍 Ислам Бариев - дөнья беренчелеге призеры 💪🏆



26 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Һиндстанның Нью-Дели шәһәрендә армрестлинг буенча дөнья чемпионаты уза. Быел анда 63 илнең милли җыелма командалары катнаша.

Чемпионатта Мөслим гимназиясенең 8 Б сыйныфы укучысы Ислам Бариев сул кул белән көрәшү буенча дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулады! 🥈

Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, Ислам халыкара аренада илебез данын лаеклы яклады.

Бу – яшь спортчының тырыш хезмәте, нык ихтыяр көче һәм тренерының һөнәри осталыгы нәтиҗәсе!

Исламны һәм аның тренеры Ларис Бариевны зур уңышлары белән котлыйбыз! Алда да яңа җиңүләр, биек үрләр һәм чемпионлык титуллары насыйп булсын! 👏💪🇷🇺
Фото - Мөслим гимназиясеннән.
#Мөслим_спорты
Views: 173
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go