Эксперт сүзләренчә, ташлама күләме сатып алучы категориясенә бәйле. Әйтик, Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр 25% ташлама алырга мөмкин, ә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр – 10%. Медицина хезмәткәрләре, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары һәм инвалидлар өчен дә ташламалы шартлар каралган.
Дәүләт ярдәме үзебездә җитештерелгән автомобильләргә кагыла. Беренче чиратта сүз АвтоВАЗ һәм Ульяновск автомобиль заводы (УАЗ) машиналары турында бара.
Ташламалы автокредит рәсмиләштерү өчен сатып алучыга паспорт, машина йөртү таныклыгы, СНИЛС, ИНН һәм банкка гариза кирәк булачак. Моннан тыш, ташламага хокукны раслый торган документлар да бирергә кирәк.
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов