БОРЫНГЫ ҺӨНӘРГӘ – ЯҢА СУЛЫШ!
Мөслим туган якны өйрәнү музеенда кәрзин үрү буенча осталык дәресе үтте.
Кәрзин үрү – борынгыдан килгән, бүген дә әһәмиятен югалтмаган һөнәрләрнең берсе. Элек әби-бабаларыбыз тал чыбыгыннан үрелгән кәрзиннәрне көндәлек тормышта киң кулланган. Бүген исә тал кәрзиннәр белән беррәттән ротангтан үрелгән эшләнмәләр дә популярлык казана. Алар көнкүрештә кирәкле әйбер генә түгел, ә йортка, бакчага, ишегалдына ямь һәм үзенчәлекле матурлык өстәүче бизәк тә!
Осталык дәресе борынгы һөнәрләрнең заманча тормышта да үз урынын табуын күрсәтте. Милли традицияләрне саклау, кул эшләренә кызыксыну уяту һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту өчен мондый очрашулар аеруча әһәмиятле.
Ә сезнең өйдә үрелгән кәрзиннәр бармы? Талдан ясалганымы, әллә ротангтан үрелгәнеме күбрәк ошый? Фикерләрегезне комментарийларда языгыз!
Лилия Шәймиева фотолары.
#Мөслим #ТуганЯкМузее #МиллиҺөнәрләр #КәрзинҮрү