New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

Балалы гаиләләр, инвалидлар, медицина хезмәткәрләре, укытучылар һәм…

Балалы гаиләләр, инвалидлар, медицина хезмәткәрләре, укытучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар ташламалы автокредитлау программасы буенча автомобиль сатып ала алалар. Бу хакта «Абзац»ка икътисадчы Андрей Бархота сөйләде.

Эксперт сүзләренчә, ташлама күләме сатып алучы категориясенә бәйле. Әйтик, Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр 25% ташлама алырга мөмкин, ә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр – 10%. Медицина хезмәткәрләре, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары һәм инвалидлар өчен дә ташламалы шартлар каралган.

Дәүләт ярдәме үзебездә җитештерелгән автомобильләргә кагыла. Беренче чиратта сүз АвтоВАЗ һәм Ульяновск автомобиль заводы (УАЗ) машиналары турында бара.

Ташламалы автокредит рәсмиләштерү өчен сатып алучыга паспорт, машина йөртү таныклыгы, СНИЛС, ИНН һәм банкка гариза кирәк булачак. Моннан тыш, ташламага хокукны раслый торган документлар да бирергә кирәк.

Фото:  «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Views: 148
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go