29 ОКТЯБРЬ – КОМСОМОЛНЫҢ ТУГАН КӨНЕ!
Бүген – берничә буын яшьлегенең аерылгысыз өлеше булган Комсомол оешмасы төзелгән көн!
Хөрмәтле райондашлар! Әйдәгез, яшьлек елларына әйләнеп кайтыйк!
Сораштыруда катнашыгыз:
1. Сез комсомол сафларында булдыгызмы? Комсомолга кабул ителгән көнегез хәтердәме?
2. Комсомол сезнең өчен нәрсә ул?
3. Комсомол елларыннан иң истә калган вакыйга нинди?
4. Ул чор яшьләре белән бүгенге яшьләр арасында нинди аерма күрәсез?
5. Комсомол сезгә тормышта нәрсә бирде?
6. Әгәр яшьлек елларына кире кайту мөмкинлеге булса, кабат комсомолга керер идегезме?
7. Бүгенге яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?
Ә сез комсомол елларын сагынасызмы?
Комментарийларда яшьлек хатирәләрегез белән уртаклашыгыз! Бәлки, арагызда комсомол туегызны, студент отрядларын, өмәләрне, комсомол җыелышларын хәтерләүчеләр дә бардыр?
Ул еллардан сакланган фотоларыгыз булса, безнең белән бүлешегез!
Фото – ясалма фәһем.
#календарьда_дата