🎅🚂 КЫШ БАБАЙ ПОЕЗДЫ КАЗАНГА КИЛӘ! 🎄✨
🎉 14 декабрьдә Казанга тылсымлы Кыш Бабай поезды килер дип көтелә! Яңа ел могҗизасына ышанучылар өчен бу – чын бәйрәм!
❄️ Быел Кыш Бабай поезды Россия буйлап алтынчы сәяхәтенә кузгала. Ул 8 ноябрьдә Бөек Устюгтан юлга чыгып, 63 көн эчендә 65 шәһәрдә тукталачак һәм 24 мең чакрымга якын юл үтәчәк!
🚂 Ә поезд эчендә ниләр бар?
🎅 Кыш Бабай белән очрашу бүлмәсе;
🎭 Курчак театры;
👑 Кар патшабикәсе вагоны;
🎲 Уеннар һәм квестлар өчен әкияти мәйданчыклар;
🎁 Сувенирлар кибете;
☕ Ресторан һәм буфет.
🎶 Поезд тукталган һәр шәһәрдә балалар өчен артистлар катнашында күңелле бәйрәм программасы оештырылачак.
✨ Быел тылсымлы состав Горький тимер юлы территориясендәге 11 шәһәрдә тукталачак. Бу – поезд йөри башлаганнан бирле рекордлы күрсәткеч!
💬 Ә сез балаларыгыз белән Кыш Бабай поездын күрергә барыр идегезме? 🎅❤️
📸 Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров.
#КышБабайПоезды #Казан #ЯңаЕл #Мөслим