31 ОКТЯБРЬ – БӨТЕНДӨНЬЯ ШӘҺӘРЛӘР КӨНЕ!
Һәр шәһәрнең үз йөзе, үз тарихы, үзенә генә хас матурлыгы бар. Кемдер зур шәһәрләрнең шау-шулы тормышын ярата, ә кемдер кечкенә шәһәрләрнең тынычлыгын, яшел урамнарын, җылы мохитен үз итә.
Ә сез беләсезме?
Дөнья халкының яртысыннан күбрәге шәһәрләрдә яши.
Дөньядагы иң зур шәһәр агломерацияләрендә дистәләрчә миллион кеше гомер итә.
Заманча шәһәрләрнең төп байлыгы – биек биналар гына түгел, ә уңайлы мохит, чиста һава һәм бәхетле кешеләр!
Ә безнең Мөслимебез шәһәр булмаса да, төзеклеге, матурлыгы, яшеллеккә күмелгән урамнары белән күп шәһәрләргә үрнәк булырлык!
ӘЙДӘГЕЗ, БЕРГӘЛӘП ФИКЕР АЛЫШЫЙК!
Сез кайсы шәһәрдә яшәргә теләр идегез?
Татарстанның кайсы шәһәре сезгә аеруча ошый?
Ә Мөслимебездә шәһәрдәге кебек тагын нинди уңайлыклар булуын теләр идегез?
Фикерләрегезне комментарийларда языгыз! Бәлки, сезнең тәкъдимнәрегез Мөслимебезне тагын да матуррак итәргә ярдәм итәр!
Фото – ясалма фәһем. Ошыймы соң сезгә?
#БөтендөньяШәһәрләрКөне #Мөслим #МөслимИнформ #ТуганЯк