🏆 «Яңа сезон» бәйгесендә – матур җиңү!
Казан шәһәрендә «SFORZANDO» иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Яңа сезон» халыкара конкурс-фестивалендә Ралина Шәрипова һәм Амира Хәйдәрова II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар! 👏
Аларның укытучысы Филүзә Шәриповага аерым рәхмәт сүзләре! Шәкертләренә белем бирүдәге сабырлыгы, илһамландыруы һәм югары профессиональ осталыгы өчен педагогка Рәхмәт хаты тапшырылды. 💐
Яшь талантларыбызның уңышларына чын күңелдән сөенәбез! Алда да яңа җиңүләр, иҗади уңышлар һәм матур казанышлар насыйп булсын! ❤️
Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
#мәдәният