🤖 Яшь робототехниклар Азнакайдан җиңүләр белән кайтты!
30 октябрь көнне Азнакай шәһәрендә робототехника буенча «РобоБитва» республика ярышлары узды. Анда район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче яшь инженерлар да катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
🏆 Мөслимлеләр ике номинациядә призлы урыннар яулады.
🥇 «Робосумо VEX» номинациясендә Әнвәр Кондратьев белән Булат Шәяхмәтов беренче урынга лаек булды. Егетләр барлык алышларда да җиңү яулап, үзләренең осталыкларын һәм ныклы әзерлекләрен күрсәтте.
🥉 «Робосумо LEGO EV3» номинациясендә Булат Нәбиев белән Ярослав Арефьев өченче урынны алды.
Яшь робототехникларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз! Аларга алга таба да яңа казанышлар, иҗади эзләнүләр һәм җиңүләр телибез!
Фото - "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
#Мөслим_мәгарифе