❤️ Күңелләргә җылылык бүләк иткән очрашу
«Мин сезнең янга килдем!» дигән матур сүзләр белән бүген Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Чаллы шәһәреннән килгән «көмеш» волонтёр Индира Фатыйхова кунакта булды.
🎁 Ул өлкәннәр өчен чын мәгънәсендә сюрприз әзерләгән иде. Аның чакыруы буенча интернат-йортка талантлы җырчы, гитарага кушылып җырлар башкаручы Илнур Госсамов та килде.
Илнур Рафил улы – Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясендә 36нчы бригада фельдшеры. Индира Имам кызы аның Мөслим районының Иске Карамалы авылында туып-үскән якташыбыз икәнен белгәч, аны өлкәннәр белән очрашуга чакырган.
🎶 Кунакның моңлы җырлары бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Өлкәннәр дә читтә калмады: кунаклар белән бергә җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Яңа танышуга, күңелле мизгелләргә сөенеп, яраткан волонтёрларына ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
🎂 Очрашу күчтәнәчләргә, бүләкләргә дә бай булды. Учреждениедә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында туган көнен билгеләп үтүчеләрне котлау да бәйрәмгә җылы төсмер өстәде.
Өлкәннәр онытылмаслык бәйрәм бүләк итүләре, күңелләренә шатлык, йөрәкләренә җылылык өстәүләре өчен волонтерларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Кайчак бәхет өчен күп нәрсә кирәкми: бер җылы сүз, ихлас җыр, игътибар һәм янәшәңдәге кешеләрнең кайгыртуы гына да җитә. ❤️
Кунакларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!
Фотолар - Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
#АктивОзынГомер #КөмешВолонтёр #Мөслим