New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

Казанда яшь рәссамнарның иҗат эшләре тәкъдим ителде 🎨



Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) ике мөһим темага багышланган күргәзмәләр эшли.

Аларның берсе — Укытучылар көненә, икенчесе Россия һәм Һиндстан арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә багышланган. Әлеге күргәзмә Россия-Һиндстан бизнес-форумы кысаларында оештырылган.

Күргәзмәләрдә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлегендә шөгыльләнүче укучылар иҗат иткән эшләр дә тәкъдим ителгән. Яшь рәссамнар үз рәсемнәре аша иҗади сәләтләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын һәм сәнгатькә булган мәхәббәтләрен чагылдырган.

Укучыларның хезмәтләре зур чара кысаларында тәкъдим ителүе — зур горурлык һәм иҗади үсешкә яңа этәргеч! 🌟

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
#мәдәният #сәнгать
Views: 241
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go