New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news 

Тәрәзәләрне караңгылаткан өчен 500 сум штраф каралган. Машина…

Тәрәзәләрне караңгылаткан өчен 500 сум штраф каралган. Машина йөртүчегә кагыйдәне бозган өчен “требование” төзелә, ул 3 ай гамәлдә була. Шушы вакыт аралыгында әлеге төр хокук бозу буенча кабат тоткарланган шоферның эше судка җибәрелә. Суд карары нигезендә, кагыйдә бозучыга 4 мең сумга кадәр штраф яки 10 тәүлеккә кадәр арест яный.

“Ел башыннан 58 шоферга автомобильләренең алгы тәрәзәләрен караңгылатып йөргән өчен административ беркетмә төзелде, – дип хәбәр итә ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов. – Машина йөртүче туктатылган урында ук тонировканы салдырырга тиеш. Тәрәзәләрне караңгылатып йөрү күз күремен начарайта, фаҗигагә дә китерергә мөмкин".

Фото – «Татар-информ»
Views: 241
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go