New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 68547460855283

Журнал "Аллюки"

Open in MAX

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

🍁Башкортстанда яшәү минимумы 6,8 процентка –  18 мең сумга кадәр артачак.
 
🍁Республика Хөкүмәте яңа яшәү минимумын билгеләгән — 1 гыйнвардан ул 18 002 сум тәшкил итәчәк. Хезмәткә яраклы кешеләр өчен бу күрсәткеч – 19 622 сум, пенсионерлар өчен — 15 482 сум, балалар өчен 17 462 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Views: 75
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
😍Русиядә “Дәү әниләр һәм дәү әтиләр көненә" оныклар өчен  түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр.
 
👏"Түләүләрне оныклар санына карап билгеләргә мөмкин, бу дәүләт һәм корпоратив түләүләр булырга мөмкин, мәсәлән, 10 мең сум", — дип белдергән Русия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб.
 
👏Бу өлкән буынга ярдәм чараларының берсе, шулай ук хөрмәт һәм игътибар билгесе дә булачак, дигән ул.
Views: 78
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
📚Белгеч киңәше!
✅Әти-әниләргә баланың укуы, дәресләре өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга ярамый.
✅Күп кенә ата-аналар, еш кына моны үзләре дә аңламыйча, бала өчен портфель җыялар, иртәгәсе көнгә дәресләр тәртибен, өй эшләренең үтәлешен контрольдә тоталар. Шул ук вакытта "Бу бала кайчан үзаллы укый башлар инде", - дип гаҗәпләнләр.
✅Шуны истә тотарга кирәк, бала, әти-әнисе аның өчен бу бурычларны үтәүдән туктагач кына, укуга кызыксыну, җаваплылык күрсәтә башлаячак.
Views: 78
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🍁Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада 28 октябрьдә явым-төшем көтелми. Җил үзгәрүчән, талгын исәчәк.

🍁Температура тотрыклы булачак: төнлә -3-8 градус, урыны белән +3 градус, көндез +10, +15 градус җылы булуы көтелә.
Views: 103
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🍁КӨЗ КИТӘ
Яфрагы коелган
Һәр агач
Боеккан калганга
Ялангач.

Әнә бит чәчәкләр
Сулганнар.
Төндәге кырауда
Туңганнар.

Кояш та елмаймый
Әллә ни.
Еш кына вак яңгыр
Сибәли.

Табигать тын калган:
Ял итә.
Салкын җил искәртә:
-Көз китә!
-Кыш җитә!
Рәсимә Ильясова
Views: 140
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
📚2027 елда БДИ тапшыру көннәре билгеле.
 
⏰БДИның төп чорын 1 июньнән 9 июльгә кадәр үткәрергә тәкъдим итәләр. БДИ буенча беренче имтиханнар тарих, әдәбият һәм химия фәннәре буенча булачак.
 
⏰БДИны төп тапшыру көннәрне:
✅1 июнь — тарих, әдәбият, химия;
 ✅4 июнь — урыс теле;
✅7 июнь – база һәм профиль дәрәҗәсендәге математика;
✅10 июнь — җәмгыять белеме, физика;
✅15 июнь – биология, география, чит телләр (язма);
✅18 һәм 19 июнь — информатика, чит телләр (телдән).
 
📚8 һәм 9 июльдә агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары бер фәнне сайлап, аны яңадан тапшыра алачак.
 
📚Вакытыннан алда тапшыру чоры 19 март-19 апрельгә, өстәмә чор 3-24 сентябрьгә планлаштырылган.
Views: 195
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🍁☀Яңа атнаны синоптиклар фаразларыннан башлыйк, дуслар. Бүген җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын исәчәк. Термометр баганалары көндез +9, +14°күрсәтәчәк. Явым-төшем көтелми. Башкортстанда алдагы көннәрнең коры һәм җылы торуы фаразлана.
Views: 167
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
✅Европа медицина үзәге баш табибы Розанна Гардашник салкын тию, вируслы авырулар сезонында иммунитетны ныгыту өчен төп ризыкларны билгеләгән.
 
✅Организм өчен рационга С витамины күп булган ризыклар кертү файдалы булачак. Болар – мүк җиләге, гөлҗимеш, цитруслар, тозланган кәбестә, сарымсак.
 
✅Табиб ассызыклаганча, иммунитетны ныгыту өчен альфа-липоевая кислотасы күп булган ризыклар – шпинат, брокколи, субпродуктлар һәм бавыр ашау да мөһим.
Views: 180
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🍁Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 25 октябрьдә, көннең явым-төшемсез булуы көтелә. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын. Көндез һава температурасы +8, +13 градус булачак. Алдагы төндә -3, -8 градуска кадәр суыклар көтелә.
Views: 166
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “Журнал "Аллюки"” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go