New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 68547460855283

Журнал "Аллюки"

Russia
Open in MAX

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

🍁Ноябрь җылы килерме?
🍁Синоптиклар көзнең соңгы аена фаразларын җиткерде.
Русия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, ноябрьдә Башкортстан территориясендә һаваның уртача айлык температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булачак дип көтелә. Көзнең соңгы ае өчен норма төбәктә минус 4,4 градус тәшкил итә.
🍁Явым-төшемгә килгәндә, аларның айлык күләме нормадан азрак фаразлана. Гадәттә ноябрьдә республикада 30дан 50 миллиметрга кадәр явым-төшем була.
🍁Димәк, төбәк халкын гадәттәгедән җылы һәм коры ноябрь көтә, әмма шул ук вакытта дым кытлыгына әзерләнергә кирәк, ди белгечләр.
Views: 27
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🐭Тычкан бизгәгеннән сак булыгыз!

📌 Русиядә тычкан бизгәген 1500дән артык кеше йоктырган.
📌Вирусны тычканнар тарата: кимерүчеләр, аларның калдыкларына кагылып, инфекцияле азык-төлек кулланып, тузан йотып, пычрак кул белән тәмәке тартып та кеше зарарланырга мөмкин.
📌Табиблар территорияләрне җыештырганда битлек кияргә киңәш итә.
📌 Бакчада эшләгән вакытта ашаудан, кул белән биткә кагылудан, тәмәке тартудан тыелып торырга кирәк.
📌Эш тәмамлангач, кулларны сабынлап юыгыз.
📌Тычкан бизгәгенең төп симптомнары: тән температурасының 39-40°C кадәр күтәрелүе, мускуллар һәм буыннар авырту, тәнгә тимгелләр чыгу. Авыр очракларда бөерләр зыян күрә.
Views: 91
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🍁Башкортстанда алдагы эш атнасы дүрт көнлек булачак.
 
🍁4 ноябрьдә республика халкы Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәк. Шул сәбәпле 3 ноябрьдә эш көне 1 сәгатькә кыскара.
🍁Киләсе ял көне 31 гыйнварда булачак.
🍁 Елның дүртенче кварталында, октябрь, ноябрь һәм декабрь айларында, 63 эш көне һәм 28 ял көне каралган.
Views: 127
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
❓Өй аптечкасында нәрсәләр булырга тиеш?
 
🍁⏰Респиратор инфекцияләр таралган вакытта даруларга “ревизия” ясап алыгыз. Иң мөһиме нәрсәләр булырга тиеш?
 
 
✅Температураны төшерү һәм авыртуны басу өчен парацетамол яки ибупрофен  кебек препаратлар.
 
✅Томау вакытында ярдәм итүче тозлы эремәләр, спрейлар һәм тамчылар.
Кан тамырларын тарайтучы тамчыларны һәм спрейларны гадәттә 3-5 көннән дә озаграк кулланырга ярамый.
 
✅Тамак авыртуын җиңеләйтү чаралары.
Алар авыртуны вакытлыча киметергә мөмкин, ләкин авыруның сәбәбе белән көрәшми.
 
✅Регидратация өчен эремәләр.
Югары температурада тирләү, косу яки диарея булганда, сыеклык һәм тоз югалтуны тулыландырырга булышалар.
 
✅Термометр.
Температураны контрольдә тоту өчен бик кирәк.
 
✅Тонометр.
Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә аның өй аптечкасында булуы мөһим.
Views: 107
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🦋Октябрьдә көтелмәгән гүзәллек!
✅Көндезге тавискүз (Aglais io) — Русиянең иң матур күбәләкләренең берсе. Куе кызыл канатлардагы дүрт ачык “күз" - бизәк кенә түгел, ә ерткычларны куркыту ысулы да. Бу күбәләкнең канат җәеме — 62 миллиметрга җитә.
✅Бу көздә икенче буын күбәләкләр аеруча күп. Башкортстанда көзнең аномаль җылы һәм коры килүе аларның очыш вакытын озайтты. Көндезге тавискүз кышлый һәм кайвакыт хәтта салкыннарда җылытып алганда да очрый.
✅Аны Дәүләкән районының “Аслыкүл” табигать паркы җитәкчесе Гүзәл Гыйльманова күреп, фотога төшереп алган.
Гүзәл Гыйльманова фотосы.
Views: 115
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🍁Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген һәм ял көннәрендә һава температурасы үзгәрешсез калачак: төнлә термометр баганалары -3, -8 градус күрсәтәчәк, урыны белән +2 градуска кадәр җылынырга мөмкин. Көндез һава температурасы +9...+14 градус җылы булачак.
Views: 120
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
❤Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында "Әллүки"нең якын дуслары яши. Айгөл һәм Айгизә Зәйнетдиновалар кечкенәдән журналны укып үсә. Редакция оештырган бәйгеләрдә катнашып, бүләк отканнары да бар. Әниләре сәләтле, тырыш кызларга 2027 елга да "Әллүки" журналына язылып куйган.
❤Ә без язылучыларыбыз арасында бу юлы да шәп бүләкләр уйнатабыз. Язылыгыз, квитанцияләрегезнең фотосын 8 937 3 507 507 МАХ номерына җибәрегез.
❤Призларны декабрь ахырында уйнатып, җиңүчеләрне билгеләрбез. Бергә булыйк, дуслар!
Views: 190
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
❤Бүген - комсомолның туган көне.

🤗Нәнәй, нәрсә ул комсомол?
 
(Оныгыма җавап)
 
Комсомол – гел алга ашкыну,
Комсомол – ул хисләр ташкыны.
Комсомол – ялкынлы йөрәкләр,
Комсомол – ул талмас беләкләр.
Комсомол – илеңне ярату,
Илем, дип, җирем, дип, җан ату,
Комсомол – көрәштә батырлык,
Бердәмлек, чын дуслык, татулык.
Комсомол чирәмнәр күтәрде,
Тайгада тимер юл үткәрде,
Яшәртте, киптереп, сазлыкны,
Яулады мәңгелек бозлыкны.
Комсомол – ярышта җиңүче,
Ул булды һәр җирдә беренче.
Комсомол – хуҗасы җиренең,
Ышаныч, терәге илемнең.
Комсомол – нәрсә ул?
Белдеңме, оныгым,нилеген?
Ярсулы яшьлегем ул минем!
 
 Рәсимә Ильясова.
Views: 173
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🍁Хәерле иртә, дуслар! Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Көндез +8, +13°, көньяк-көнчыгыш районнарда +18° җылы булачак.
Views: 142
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🍁Башкортстанда яшәү минимумы 6,8 процентка –  18 мең сумга кадәр артачак.
 
🍁Республика Хөкүмәте яңа яшәү минимумын билгеләгән — 1 гыйнвардан ул 18 002 сум тәшкил итәчәк. Хезмәткә яраклы кешеләр өчен бу күрсәткеч – 19 622 сум, пенсионерлар өчен — 15 482 сум, балалар өчен 17 462 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Views: 162
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “Журнал "Аллюки"” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go