🍁Башкортстанда яшәү минимумы 6,8 процентка – 18 мең сумга кадәр артачак.
🍁Республика Хөкүмәте яңа яшәү минимумын билгеләгән — 1 гыйнвардан ул 18 002 сум тәшкил итәчәк. Хезмәткә яраклы кешеләр өчен бу күрсәткеч – 19 622 сум, пенсионерлар өчен — 15 482 сум, балалар өчен 17 462 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.