❓Өй аптечкасында нәрсәләр булырга тиеш?
🍁⏰Респиратор инфекцияләр таралган вакытта даруларга “ревизия” ясап алыгыз. Иң мөһиме нәрсәләр булырга тиеш?
✅Температураны төшерү һәм авыртуны басу өчен парацетамол яки ибупрофен кебек препаратлар.
✅Томау вакытында ярдәм итүче тозлы эремәләр, спрейлар һәм тамчылар.
Кан тамырларын тарайтучы тамчыларны һәм спрейларны гадәттә 3-5 көннән дә озаграк кулланырга ярамый.
✅Тамак авыртуын җиңеләйтү чаралары.
Алар авыртуны вакытлыча киметергә мөмкин, ләкин авыруның сәбәбе белән көрәшми.
✅Регидратация өчен эремәләр.
Югары температурада тирләү, косу яки диарея булганда, сыеклык һәм тоз югалтуны тулыландырырга булышалар.
✅Термометр.
Температураны контрольдә тоту өчен бик кирәк.
✅Тонометр.
Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә аның өй аптечкасында булуы мөһим.