😍Русиядә “Дәү әниләр һәм дәү әтиләр көненә" оныклар өчен түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр.
👏"Түләүләрне оныклар санына карап билгеләргә мөмкин, бу дәүләт һәм корпоратив түләүләр булырга мөмкин, мәсәлән, 10 мең сум", — дип белдергән Русия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб.
👏Бу өлкән буынга ярдәм чараларының берсе, шулай ук хөрмәт һәм игътибар билгесе дә булачак, дигән ул.