✅ Япониядә буыннар авырту проблемасын белмиләр дә дияргә мөмкин. Чөнки буыннар чире белән көрәшүнең күп ысулларын беләләр. Һәм картайганда аяктан язмас өчен, иң мөһиме шуны исләреннән чыгармыйлар:
✅Күп хәрәкәтләнергә: йөрергә, йөгерергә, физик күнегүләр ясарга кирәк. Бер көн дә калдырмаска, иренмәскә!
🤔Ни өчен бу иң мөһиме?
Буыннарны хәрәкәтләндерергә ярдәм итүче май синовиаль сыеклык дип атала, ул эчке буын тышчасы күзәнәкләреннән бүленеп чыга һәм кимерчәкне туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Иң мөһиме - ул май хәрәкәтләнгән вакытта гына күпләп бүленеп чыга икән! Шуңа күрә күбрәк йөрергә, физик күнегүләр эшләргә кирәк.
👉 Менә шушы серне японнар белгәч, 90 яшьтә дә спорт белән дус яшиләр һәм чирнең нәрсә икәнен дә белмиләр.🔥