Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 68445430030394

«Өмет» | «Омет»

✅ Башкортстанда татар телендә чыгучы «Өмет» газетасы каналы. Безгә кушылыгыз! 👍
Бөтен сораулар буенча Ләйсән Каспрановага языгыз: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJUbwcENQiVE-T6eSE-26FGojVqCw38d-M_-K_V67wH1DPWnjk

Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Башкортстанның моңлы сандугачы Филүс Гәрәевның тууына - 85 ел. — видео, канал ««Өмет» | «Омет»» ▶ видео
🎤Башкортстанның моңлы сандугачы Филүс Гәрәевның тууына - 85 ел.🎼

70нче елларда ук танылу яулаган иң талантлы җырчыларының берсе иде ул. (Урыны оҗмах түрләрендә булсын🤲).

Башкортстанның халык артисты Филүс Гәрәев 1941 елның 24 октябрендә Краснокама районы Иске Янъегет авылында туган.

🔹 1964 елдан Уфаның 25нче урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

🔹 1965 елдан - Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада солисты.

🔹 1966 елда Уфа сәнгать училищесын тамамлый.

🔹1986—1990 елларда Филүс Фәзлиәхмәт улы Башкорт дәүләт филармониясендә эстрада һәм музыкаль лекторий солисты.
СССР, Венгрия, Польша буйлап гастрольләрдә була.

🔹 1990 елның 1 апрелендә Уфада вафат була. 💔

👍Тавышы йомшак тембрлы, матур, тирән яңгырашлы; башкару алымы эчтәлекле, образлы булуы, шул ук вакытта югары сәхнә культурасы белән аерылып тора.

Аның иҗаты белән таныш булсагыз, ❤куегыз.
Просмотры: 1 096
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🔔"Озын толым" конкурсына фотолар килеп тора, әлегә тагын берничәсе белән таныштырып үтәбез. 👏👏

9нчы фотода Имилия Хәбибрахманова. 3 яшь. Кушнаренко районы, Иске Гомәр авылы кызы.🌺

10нчы фотода Чәчкә Әхмәтшина. 28 яшь. Татарстан, Теләче районы, Шәтке авылы.🌷

11нче фотода Айназ
Ситдыйкова.
4 яшь. Татарстан, Яңа Чишмә районы, Чертуш авылы кызы.🌹

12нче фотода Илнара Арикулова. 13 яшь. Татарстан, Әлмәт шәһәре.🌼

13нче фотода Алсу Хәсәнова. Татарстан, Арча-Буа районнары.🌸

14нче фотода Даньшина Мария (Мәрьям), 9 яшь.Уфа шәһәре.
🌺

15нче фотода Амилә Хөсәенова. Туймазы шәһәре.🌼

16нчы фотода Ралина Минаҗова. 19 яшь. Татарстан, Әлмәт шәһәре.🌷

17нче фотода
Мәдинә Шәехова. 4 яшь. Татарстан, Биектау районы Усад авылы. 🌹

18нче фотода Регина Салмиярова. Благовещенск районы, Иске Илек авылы.🌺

Чәч — хатын-кызның бизәге һәм ул аңа дәрәҗә бирә. Кызларның нәфислеге чәчендә, диләр, дөрес шул!
😉Әгәр бу конкурста сез дә катнашырга теләсәгез, фотогызны 📸
📲админга җибәрегез.
28 октябрьнең 18:00 сәг кадәр кабул ителә.


✅Исем-фамилиягезне, кайда яшәвегезне языгыз.
✅Бер генә фото кабул ителә! Бер генә! 😉
✅ Яшь чикләүләре юк!

💃Шулай итеп, озын толымлы кызларны, ханымнарны конкурста көтеп калабыз! 👏
Просмотры: 2 402
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🍗Тавык итеннән колбаса эшлибез👍
(Рецепт)


Сатып алынган колбасаның нәрсәдән эшләнгәнен белмибез, шуңа күрә аны үзебез ясыйбыз.🔥🔥

👉Әзерләү өчен кирәк:

- Бер тавык
- 1 баш суган
- 3 дәфнә яфрагы
- Бөртекле борыч,тоз - тәменә карап
- 1 кишер
- 2 аш кашыгы чи чөгендер суты
- 40 г желатин.


👉Эш барышы:

✅ Башта тавыкны пешерергә куябыз. Янына кишер һәм суган салабыз.
Аннан барсын бергә 2 сәгать тирәсе кайнатабыз.
🍃Пешеп җитәрәк дәфнә (лавр) яфрагы, борыч һәм тоз өстибез.

✅ Суынгач, сөякләреннән һәм тиресеннән аерабыз.

✅ Шулпаны сөзәбез. Колбаса өчен 300 мл шулпа кирәк булачак. 🥄Аңа 40 г. желатин салып, яхшылап бутыйбыз.

✅Колбасага матур алсу төс бирсен өчен чи чөгендерне🌰 кыргыч аша чыгарып, 🥄2 аш кашыгы сутын алабыз.

✅Тавык итен, кишер һәм суганны желатинлы шулпага салабыз, чөгендер сутын да шунда кушабыз.

✅ Тозын тәмләп карыйбыз, җитмәсә – өстибез.
Тәмләткечләр салабыз. Блендерда яхшылап әйләндерәбез.

✅Әзер массаны пластик шешәгә тутырып, суыткычка куябыз.

😋Бик тәмле ризык килеп чыга. Кибеттән алган колбасаның составында зыянлы матдәләр дә булырга мөмкин, шуңа күрә, иренмәгез, үзегез эшләгез.😉
Просмотры: 2 623
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Файдалы ярмалар рейтингында беренче урында солы тора.❗
Ә сез аның иң файдалысы булуын белә идегезме?😉

Аның составында В төркеме витаминнары, магний, калий, натрий, кальций, фосфор, тимер күп. 🔥

Солы боткасын ашау йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә ярдәм итә һәм эчәклектә файдалы микрофлора үсешен стимуллаштыра. Озак кайнатырга кирәк булган солыны сайлау кулайрак.

❓Ә сез соңгы тапкыр кайчан солы боткасы пешереп ашадыгыз?
Әллә инде күптән аны рационыгызга керттегезме?



✅Файдалы ярмалар рейтингын дәвам итик😉
2нче урында нинди ярма тора дип уйлыйсыз?

👉Җавабын укыгыз
Просмотры: 2 795
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🔔Игътибар!🎇Яңа конкурс!
"Озын толым" конкурсын игълан иткән идек, фотолар килә дә башлады, берничәсе белән таныштырып үтәбез. 👏👏

1нче фотода Элиза Хәнәфина. 12 яшь, Гафури районы, Бурлы авылы.🌹

2нче фотода Назгөл Гомәрова. Кушнаренко районы, Үгез авылы кызы.

3 нче фотода Айсылу. Татарстан, Казан шәһәре.🌺

4нче фотода Мәрьям һәм Авелинв Хәмзиналар. 9 һәм 13 яшь, Уфа шәһәре.🌸

5нче фотода Диана һәм Камилла Гамбәровалар. 11 һәм 17 яшь. Уфа шәһәре, Зубово авылы.🌷

6нчы фотода Мәнфия Шабардина. Свердловск өлкәсе, Екатеринбург шәһәре. Кызы Ирина һәм оныгы Аделина белән.🌻

7нче фотода Ләйлә Гарипова
Татарстан, Лаеш районы.🌹

8нче фотода Диләрә Арикулова. 16 яшь. Татарстан, Әлмәт шәһәре.🌼

Чәч — хатын-кызның бизәге һәм ул аңа дәрәҗә бирә. Кызларның нәфислеге чәчендә, диләр, дөрес шул!

😉Әгәр бу конкурста сез дә катнашырга теләсәгез, фотогызны
📲админга җибәрегез.

28 октябрьнең 18:00 сәг кадәр кабул ителә.

✅Исем-фамилиягезне, кайда яшәвегезне языгыз.
✅Бер генә фото кабул ителә! Бер генә! 😉
✅ Яшь чикләүләре юк!

💃Шулай итеп, озын толымлы кызларны, ханымнарны конкурста көтеп калабыз! 👏
Просмотры: 3 256
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
АВЫЛ ТАРИХЫ

Туган авыл, ник соң болай булды?
Сине күреп күңелләрем тулды.
Хуҗаларын югалткан зур өйләр,
Халык җырларын хәзер кем көйләр?

Тәрәзәдән төшми якты нурлар –
Сукыр калган авыл өйләре.
Капкаларга сарылып үтә усал җилләр,
Көтә микән алар кемнәрне?

Әби-бабай, әткәй-әнкәйләр
Күптән инде бакый булганнар.
Искә алып ямьле җәйләрдә
Корьән ашына кайта туганнар.

Бала чакта бик ярата идек,
Ялан аяк тузан туздырып,
Ләйсән яңгыр явып үткәннән соң
Чабышабыз иде, уздырып.

Дегет сабын белән юа идек
Чебешкеләр чыккан аякны.
Ачулары килсә, әнкәй бәгеркәем,
Якын тота иде таякны.

Кая калган икән шундый рәхәт,
Ләззәтле дә безнең балачак?
Әкият илләрендә яшәгәнбез
Безнең күңелләрдә калган чак.

Йөрәккәем әрни авылым өчен.
Әткәй-әнкәй биргән барлык көчен.
Яшәделәр куанышып дөнья көтеп
"Дәвамыбыз – балалар!"–дип өмет итеп.

Акламадык, китеп бардык авыллардан.
Кирәк булды безгә зур акча.
Йөрәкләребез авылларга тартылса да,
Ясый алмыйбыз инде сездән гөлбакча.

Зиратларга күчте барлык халык –
Анда хәзер авыл. Авыр тынлык.
Кабер өсләрендә күзнең явын алып
Үсеп чыккан оҗмах, гөл-бакча.

Фәнүзә Галләмова.
Уренгой шәһәре.

Шигырь ошаса, ❤куегыз, дуслар!
_________
Монда тагын бер матур ШИГЫРЬ БАР.
Просмотры: 3 737
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🔔Игътибар!🎇Яңа конкурс!👏
"Озын толым" конкурсына фотолар кабул итәбез.👏

🤲Татар-башкорт кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. 🔥Кызларның матурлыгы, зиннәтлелеге чәченә карап беленә, ди халык.
Шуңа күрә безнең кызлар гомер-гомергә озын чәч үстергәннәр. Андый озын чәчле кызлар безнең төркемдә дә бардыр әле, шулай бит!?❤ Сездән фотосурәтләр көтеп калабыз, дуслар! 👏👏👏

Фотогызны монда 📱📲АДМИНГА басып җибәрегез.

✅Исем-фамилиягезне, кайда яшәвегезне языгыз.
✅Бер генә фото кабул ителә! Бер генә! 😉
✅ Яшь чикләүләре юк!

🌺Җиңүче берәү булачак һәм ул МАХта тавыш бирү буенча сайланачак. 🔥🔥

💃Шулай итеп, озын толымлы кызларны, ханымнарны конкурста көтеп калабыз! 👏
Просмотры: 3 393
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
"Хәзер акчасы да бар, дөньясы да бөтен, әмма күңел тынычлыгы юк..."

🎤Татар эстрадасының танылган артисты Рифат Зарипов шулай дигән.

Аны нәрсәлар борчый соң?🙄 Текстның дәвамын уку өчен монда басыгыз!
Просмотры: 3 673
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал ««Өмет» | «Омет»» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти