Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 68445430030394

«Өмет» | «Омет»

✅ Башкортстанда татар телендә чыгучы «Өмет» газетасы каналы. Безгә кушылыгыз! 👍
Бөтен сораулар буенча Ләйсән Каспрановага языгыз: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJUbwcENQiVE-T6eSE-26FGojVqCw38d-M_-K_V67wH1DPWnjk

Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Иркә — видео, канал ««Өмет» | «Омет»» ▶ видео
🎤Иркә -
"Сыналган мәхәббәтем"❤
Зифа Нагаева сүзләре һәм көе.

🌸🌸🌸🌸🌸🌸🌸🌸

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Иркә турында 9 кызыклы факт.

1. Чын исеме – Айгөл Миншакирова.
2. Татарстанның мишәр диалектында сөйләшүче Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туып-үскән.
3. Гаиләдә өч абыйсы янында – бердәнбер кыз.
4. 16 яшендә авылдан чыгып китә һәм Чаллы музыка лицеенда укый башлый.
5. Популяр группаларда бэк-вокалистка булып җырлап йөри.
6. 18 яшьтә кияүгә чыга, кызы Айсылу туа. Беренче ире белән ел ярымнан аерылыша.
7. «Татар җыры»нда продюсерлар кабатланмас тавышына игътибар итә, һәм Айгөл сәхнә өчен Иркә исемен сайлап, хезмәттәшлек контрактына кул куя.
8. Икенче ире – Артур Шабакаев, билгеле архитектор, СВОда яраланып кайтып, әлеге вакытта Иркә төркемендә эшли.
9. Гаиләдә өч кыз үсә: Айсылу, Әминә, Сөембикә.

Сез Иркә турында тагын нинди кызыклы фактлар беләсез? 😉
Просмотры: 1 677
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🔔"ОЗЫН ТОЛЫМ" фотоконкурсына тавыш бирү башланды!🔥
Ул 30нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк❗

✅ Җиңүче 30 октябрьдә 20:00 сәг. (Уфа вакыты белән) билгеле булачак.🥳

Иң күп тавыш җыйган кеше "ОЗЫН ТОЛЫМ" Конкурсы җиңүчесе 👍 исеменә лаек булачак!!!🎊

✅ Якыннарыгыз дусларыгыз, якташларыгыз өчен кереп тавыш бирегез!👇👇👇
Просмотры: 3 304
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Башың әйләнмәсен бәхеттән — видео, канал ««Өмет» | «Омет»» ▶ видео
Башың әйләнмәсен бәхеттән😇

Көннәр, төннәр буе тыңласа да,
чыпчык былбыл телен оталмый.
Яхшылыкны бик тиз оныта кеше,
Начарлыкны гына оныталмый.

Дус-ишләрем минем бик күп дисең,
Сынап кара берәр аның көчен.
Акча яки ярдәм сорап кара,
Дуслыгыңа бәя белер өчен.

Бераз биеккәрәк менә калсаң,
Дус-туганнар арта тагын да.
Бертуктаусыз сөйли башлый алар,
Сине яратуы хакында.

Бүрәнә дип уйлый һәркем үзен,
Юкса һәрбер кеше — тик йомычка,
Ярдәм итәм дигән кешеләр дә,
Яхшылыкны эшли тик бурычка.

Син үзеңә читтән карап кара–
Нинди икәнлегең күрерсең,
Бер тиенсез, дәрәҗәсез калгач,
Чын бәяңне шундук белерсең.

Чын бәхетне күрә белер өчен,
Бик бәхетсез булып карау кирәк.
Бәхет — сәламәтлек дияр өчен,
Бик куркыныч чирләп карау кирәк.

Акча — бәхет түгел дияр идем,
Әгәр миллионнарым ташып торса,
Башкалардан көнләшмәскә була,
Һәр хыялың чынга ашып торса.

Кирәк диеп түгел, күрсәтим дип
әйбер җыеп кеше шашына,
Авыр эшләр түгел, көнләшу һәм
нәфсе җитә адәм башына.

Өйдә шундый рәхәт булсын өчен,
Ни барысы якты йөз кирәк.
Хәзер һәм кешенең бөтен нәрсәсе бар,
Күңел тынычлыгы бик сирәк.

Бик яратам диеп өзгәләнмә,
Ашыкма күз яшең кояр өчен.
Сине яратканга карау кирәк,
Мәхәббәттә бәхет тояр өчен.

Яраталар дип тә бик мактанма,
Синең арттан килә башка ярлар.
Яз җитүгә башка чәчәк чыга,
Кыш җитүгә ява яңа карлар.

Бик баедым диеп шапырынма,
Кереп карыйк бергә мунчага.
Синең пычракларны юар өчен,
Кирәк бик күп сабын, мунчала.

Мин — хәерче диеп мескенләнмә,
Йөреп торган чакта аяк-кулың.
Әти нишләр диеп карап тора
Сине кабатлаучы кызың, улың.

Хатын начар диеп әйтмә, абзый,
Син бит аны үзең алган сайлап!
Я аерым, я яхшылап яшә,
Баш булырга өйрән үзең җайлап.

Ялгыз калсаң әгәр бик кайгырма,
Сөйгән ярың булса, булсын шатлык,
Елый-елый парлап яшәгәнче,
Үзең генә булу — мең кат артык.

Кеше ни әйтер дип бик кайгырма,
Ул сөйли дә, китә, син каласың,
Үз фикерең булмаган да гына,
Кеше сүзен чынга ала аласың.

Кайгы килде диеп бик кайгырма,
Ул үтмәс күк кенә тоела,
Кояш чыгар алдыннан да башта
Җиргә шаулап яңгыр коела.

Шатлык килде диеп бик шатланма,
Башың әйләнмәсен бәхеттән.
Биек менгән чакта онытма син,
төшәсеңне бер көн тәхеттән...

Ләйлә Дәүләтова.

Шигырь ошаса, ❤куегыз, дуслар!
________________
Монда тагын бер ШИГЫРЬ бар.
Икенче ШИГЫРЬ.
Өченче ШИГЫРЬ
Просмотры: 2 650
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Башкортстанда бүген «төнге диспансеризация» үтәкәрәләр👩‍🔬

✊Көне буена эштә булып, табибка күренә алмыйча, сәламәтлеге турында кайгырта алмаучылар күп.

🔥Шундыйлар өчен
бүген 20.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр Уфа, Мәсәгуть, Бөре, Белорет, Нефтекама, Сибай, Октябрьский, Күмертау, Стәрлетамак, Салават, Бәләбәй, Ишембай, Баймак, Учалы, Туймазы, Мәләүез, Дәүләкән, Дүртөйле, Благовещенск, Яңавыл һәм Чишмә халкы кич эштән соң поликлиналарына медосмотр үтәргә бара ала. 🔥🔥🔥

Чирнең баш калкытканын көтеп тормагыз, барып тикшеренегез. Сәламәт булыгыз! 🌹

Текстның дәвамы:
https://omet-rb.com/articles/-mgyyat/2026-10-28/bashkortstanda-b-gen-t-nge-dispanserizatsiya-t-k-r-l-r-4857787
Просмотры: 2 524
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Җырчы Әлфинә Әзһәмованы хәзер дискотекаларга ешрак чакыралар — видео 1 из 2, канал ««Өмет» | «Омет»» ▶ видео
Җырчы Әлфинә Әзһәмованы хәзер дискотекаларга ешрак чакыралар — видео 2 из 2, канал ««Өмет» | «Омет»» ▶ видео
🎤Җырчы Әлфинә Әзһәмованы хәзер дискотекаларга ешрак чакыралар🔥🔥

🌏Аңардан ни өчен концертлар белән районнарга йөрмәве турында кызыксынганнар.

Баксаң, башка артистлар кебек, аның концертлар куеп йөрергә вакыты юк икән.🙄

🎤Атнаның дүрт көнендә эшли, дискотекаларда чыгыш ясый, мәҗлесләрдә җырларга да еш чакыралар икән. “Ирек мәйданы” басмасына ул:  

–Әле менә Магнитогорскидан кайттым, Ырынбурга чыгып китәм. Гел юлда арыта, әмма эшемне бик яраткач, анысы онытыла. Яшьләр шулай чакырып торгач, ничек инде бармыйсың!💃

👙🌴 Таиландка юллама алдык, декабрьдә бер айга китәргә исәп. Ике атна гына аз миңа. Ничектер, җәйне озайтасы килә,
– дип сөйләгән ул.
Просмотры: 2 608
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
🔔"Озын толым" конкурсын бүген кич башлыйбыз, дуслар. Ә әлегә сез салган фотолар белән танышып үтик 👏

19нчы фотода –Есения Кулясова. 5 яшь. Уфа шәһәре.🌺

20нче фотода – Регина Солтанова. Аскын районы, Аскын авылы.🌻
21нче фотода – Гүзәлия Сибәгатуллина. Кушнаренко районы, Мәмәк авылы.🌷

22нче фотода –Гөлия Яруллина. 25 яшь. Татарстан, Апас районы Дәүләки авылы.🌹

23нче фотода –Арина Хәйруллина. 5 яшь. Дүртөйле районы, Семилетка авылы.🌼

24нче фотода – Сафина Берхеева. 5 яшь. Ульяновск шәһәре.🌸

25нче фотода – Лариса Алиманова. Ханты-Мансийск шәһәре. 🌷

26нчы фотода
Аделина Ибраһимова. Аскын районы, Олы Елга авылы.🌹

27нче фотода – Гөлүсә
Әхмәтшина
. Уфа шәһәре. 🌺

28нче фотода Кадрия Хөснуллина.
Татарстан, Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы. 🌷

29нче фото Алина Хафизова. 17 яшь. Югары Пышма шәһәре.

😉Әгәр бу конкурста сезнең дә катнашырга теләгегез бар икән, бүген 18:00 сәг. кадәр фотогызны 📸
📲админга җибәреп өлгерегез.🔥

✅Исем-фамилиягезне, кайда яшәгәнегезне языгыз.
✅Бер генә фото кабул ителә!! 😉
✅ Яшь чикләүләре юк!
Просмотры: 2 747
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Жирафлар турында кызыклы фактлар — видео, канал ««Өмет» | «Омет»» ▶ видео
🦒 Жирафлар турында кызыклы фактлар:

Жираф – коры җир өстендә яшәүче иң озын буйлы хайван.

Аның буе – 5,5 метрдан 6,1 метрга кадәр. Буеның өчтән берен жирафның муены алып тора.

Жирафның авырлыгы 500кгнан 1900кг кадәр булырга мөмкин.

☀Жирафның каны бик куе. Ул аңа бер авырлыксыз башын өскә күтәрергә һәм аска төшерергә ярдәм итә. Каны сыек булса, жираф биек агачларга яисә су эчәргә үрелгән саен, аңын югалтып егылыр иде.🤪

☀Биек агачларның ботакларына үрелгәндә жирафның теле авызыннан 40 – 45 сантиметрга чыгып тора. Мондый озын теле белән жираф хәтта колакларын да чистарта ала. Тик менә су эчкәндә, бу хайванга озын муены да, теле дә булышмый: ул басып торган килеш суга үрелә алмый – аңа аякларын киң итеп ике якка аерырга яисә тезләнергә туры килә.

☀Жираф ирекле тормышта 25 ел, кешеләр карамагында 35 ел яши.

☝Язма ошаса, ❤куегыз!
____________
Ә филләр турында МОНДА басып укырга була.

📱Безгә кушылыгыз:
| МАХ | ОК | ВК | САЙТ|
Просмотры: 2 937
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Башкортстанның моңлы сандугачы Филүс Гәрәевның тууына - 85 ел. — видео, канал ««Өмет» | «Омет»» ▶ видео
🎤Башкортстанның моңлы сандугачы Филүс Гәрәевның тууына - 85 ел.🎼

70нче елларда ук танылу яулаган иң талантлы җырчыларының берсе иде ул. (Урыны оҗмах түрләрендә булсын🤲).

Башкортстанның халык артисты Филүс Гәрәев 1941 елның 24 октябрендә Краснокама районы Иске Янъегет авылында туган.

🔹 1964 елдан Уфаның 25нче урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

🔹 1965 елдан - Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада солисты.

🔹 1966 елда Уфа сәнгать училищесын тамамлый.

🔹1986—1990 елларда Филүс Фәзлиәхмәт улы Башкорт дәүләт филармониясендә эстрада һәм музыкаль лекторий солисты.
СССР, Венгрия, Польша буйлап гастрольләрдә була.

🔹 1990 елның 1 апрелендә Уфада вафат була. 💔

👍Тавышы йомшак тембрлы, матур, тирән яңгырашлы; башкару алымы эчтәлекле, образлы булуы, шул ук вакытта югары сәхнә культурасы белән аерылып тора.

Аның иҗаты белән таныш булсагыз, ❤куегыз.
Просмотры: 3 422
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал ««Өмет» | «Омет»» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти