Открытый канал ID 68445430030394

«Өмет» | «Омет»

✅ Башкортстанда татар телендә чыгучы «Өмет» газетасы каналы. Безгә кушылыгыз! 👍
Бөтен сораулар буенча Ләйсән Каспрановага языгыз: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJUbwcENQiVE-T6eSE-26FGojVqCw38d-M_-K_V67wH1DPWnjk

Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

▶ видео
🤕Баш шаулаган һәм авырткан вакытта бармаклар белән, видеода күрсәткәнчә, массаж эшләп карагыз.

✅Көненә 3-4 тапкыр. Бәлки сезгә бу ысул килешер, файдасын күрерсез.🤲

Сәламәт булыгыз! 🤲

❓ Ә сез, дуслар, башыгыз авыртканда нинди алымнар кулланасыз, дарусыз гына җиңә аласызмы? 🤔
Просмотры: 763
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
✅Бил сызлауны йод баса

👉Биле сызлаган кешегә бер дә рәхәт түгел: иелеп эшлисе эшләреңне башкарганчы җиде кат тир чыга, “остеохондроз” дигән авыру үзәкләрне өзә. Язгы, җәйге, көзге бакча эшләре вакытында аеруча кыен. Әлеге авырудан бәлки шушы рецепт сезгә килешер:

🌱 Билгә дә, умыртка баганасына да даруханәдә сатыла торган песи үләне төнәтмәсе (валериана) сөртергә кирәк. Аннары җылы киемгә төренеп, аркага ятасың. Моны төнгә каршы эшләсәң яхшы.

✅ Икенче рецепт мондый:
йод белән яңа сыгылган лимон сутын 1:1 исәбенә кушасың.

Өйдәге икенче бер кеше умыртка баганасына өстән аска таба шул катнашманы сөртсен. 1 сәгатьтән умыртка баганасын карагыз: йод төссезләнгән урыннар – проблемалы урыннар булыр, йод күренеп торган җирдә бар да тәртиптә дигән сүз.
Проблемалы урыннарга 1 көннән тагын шундый ук төнәтмә ясап сөртергә кирәк.

👆Бу рецепт белән бәлки кулланып караучылар да бардыр. Файдасы бармы, юкмы, языгыз әле! Әллә инде башка төрле юлын беләсезме бил авыртуын басуның?
Просмотры: 2 478
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
ҮЗЕҢӘ БӘХЕТ ТЕЛӘҮ ДОГАСЫ 🤲

Бәхет - җан тынычлыгында. Ходайдан хәерле гомерләр сорыйк, Ул гына безгә ярдәм итә ала!

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Әллааһүммә ин күнтә кәтәбетә исмии шәкыййән фии диүәәнил-әшкыйәә'и фәмхүһү үәктүбе фии диүәәнис-сүгәдәә.
Үә инкүнтә кәтәбетә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәә'и фәсбүтһү фәиннәкә культә фии китәәбикәл-кәриим. Йәмхүллааһү мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһү үммүл-китәәбе.


Мәгънәсе:
🤲 Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле Аллаһы исеме белән.
Йә Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәни-Кәримеңдә:
✍ «Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһүл мәхфүздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр», – дип әйтәсең»

РӨСТӘМ хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН язганнардан.
Просмотры: 3 669
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
▶ видео
Туганнарны кадерлик! Исән чакта хәлләрен белик, очрашып сөйләшик, кунакларга йөрешик, гомер бик тиз үтә, дуслар!🫂

ТУГАННАР

Туганнарның кадерләрен белеп,
Тату гына кирәк яшәргә.
Апам..абый...энем..сеңлем диеп,
Ничек рәхәт бит ул дәшәргә!

Еллар узгач, ныграк аңлыйсың,
Туганнарның ничек кирәген!
Туганнардан Ходай аермасын,
Һәммәбезгә тик шул теләгем!

Янәшәдә чакта туганнарның,
Кадерләрен кайчак белмибез.
Ә мәңгегә инде югалткач,
Каберләрен кочып елыйбыз.

Үкенечкә кала күрмәсен һич,
Жәлләмәгез матур сүзләрне!
Шулкадәрле килә күрәселәр,
Тик бер генә, якын йөзләрне.

Халидә Әсхадуллина.
____________
Шигырь ошаса, ❤куегыз, дуслар!

✅ "Өмет" каналына кушыл: https://max.ru/ometufa
Просмотры: 4 241
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
☪️ҖОМГА МӨБАРӘК БУЛСЫН, ДУСЛАР!
Көнегез уңышлы үтсен!

🤲Бу дөньяга беркем дә мәңгегә килмәгән. Аллаһның әмере белән киләбез, Аның әмере белән китәбез...👣

☪️Коръәндә, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с г с) хәдисләрендә аңлатылганча, һәр Адәм баласының яшәү вакыты һәм бу дөньядан китү мизгеле һәм урыны билгеләнгән.⏳

“Фәлән вакытта, фәлән җиргә бармаган булса, исән калыр иде” дип әйтү дә динебез мәсләгенә туры килми.
🤲Чөнки Адәм баласының ашыйсы ризыгы, сулыйсы һавасы бетсә, аның кайда булуына карамастан, Үлем фәрештәсе килеп җанын алачак.☝
Просмотры: 4 167
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
"ИҢ ЯХШЫ МАШИНА ЙӨРТҮЧЕ"🚗фотоконкурсына тавыш бирү башланды!🔥
Ул 25нче октябрьгә –Автомобильчеләр көненә кадәр дәвам итәчәк❗
✅ Җиңүче 25 октябрьдә 20:00 сәг (Уфа вакыты белән) билгеле булачак.🥳
Иң күп тавыш җыйган кеше ИҢ ЯХШЫ МАШИНА ЙӨРТҮЧЕ 👍 исеменә лаек булачак!!!🎊

Якыннарыгыз дусларыгыз, якташларыгыз өчен кереп тавыш бирегез!👇👇👇
Просмотры: 7 252
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
▶ видео
🎤Башкортстанның халык артисты Әлфия Юлчурина җырлый. 🔥🔥

🪗Баянда - Башкортстанның атказанган артисты Искәндәр Газизов.
👏

Кушылып җырлыйк!

"ОЗАТУ"
Татар халык җыры.

Өй артындагы талларны
Яратмасаң, кисәрсен шул.
Мин сагынып тәрәз ачсам,
Син җил булып исәрсен.

Йөгердем җитә алмадым,
Сикердем читтәннәрем шул.
Ни булды икән телләремә,
Сау бул дип әйтә алмадым?

Урманнарда барган чакта
Адаштым юлларымны шул.
Күңелем йомшап елармын дип
Бирмәдем кулларымны.

🪗Халык җырларын яратасызмы?
Просмотры: 4 052
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Файдасы тисен төркемен күрми калмадыгызмы? Анда үләннәр, җиләк-җимешләр белән дәвалану, төрле авырулардан гимнастикалар, кем ничек чирләрдән дәвалана сорау-җаваплар бар.
Кушылыгыз!
👇👇👇

http://max.ru/channel_faida
Просмотры: 3 373
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
📸 Конкурс
"Иң яхшы машина йөртүче"🚗

🗓25 октябрь – Автомобильчеләр көне!🥳 Шул уңайдан каналыбызда "Иң яхшы машина йөртүче" фотоконкурсын игълан иттек.🔥
Катнашу өчен машина янында яки эчендә төшкән бер фото җибәрергә кирәк иде.
🥳 Фотолар җыелды, бүген тавыш җыюны башлыйбыз.

❗Ә кемнәр әле җибәреп өлгермәгән, ә катнашу теләге зур – фотоларны 18:00 кадәр админга юллый ала. 👏👏

✅ Ә әлегә соңгы килгән фотолар белән танышыйк:

🚙12нче фотода Светлана Гәрәева. Кушнаренко районы, Шәрип авылы.👍👏

🚙13нче фотода Ирина Мортазина. Уфа шәһәре. Машина йөртү стажы –15 ел.🔥👏

🚙14нче фотода Раушан Шайхутдинов. Туймазы районы, Үрмәкәй авылы. Машина йөртү стажы – 22 ел.🔥✊

🚙15нче фотода – Әлфия Ганиева. Илеш районы, Югары Яркәй авылы. Машина йөртә башлавына – 35 ел. Төрле машинада йөри, хәтта йөк машинасы белән дә идарә итә.🚛💪

🛺 16нчы фотода Фәнүс Тимергалиев Караидел районы, Кортлыкул авылы мәктәбендә балалар автобусы шофёры, стаж -41 ел. БР Магариф министрлыгыннан почет грамотасы белән бүләкләнгән.🔥💪👏

🚛17нче фотода Марсель Вәлиуллин. Кушнаренко районы, 2 бала әтисе, гел ерак юлларда йөри. 💪🔥👏
🚗 18нче фотода Фәридә Ихсанова. Татарстан, Азнакай районы, Балтач авылы.
Машина йөртү стажы - 8 ел.

🚍 19нчы фотода Ринат Мусин. Татарстан, Әлмәттән, 1983елдан бүгенге көнгәчә – руль артында. Стажы 42 ел. "Үз эшемне бик яратам. Форсаттан файдаланып, барлык машина йөртүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм. Йөргән юлларыгызда бары яшел утлар гына янсын".🤲

20нче фотода Равил Мөхәммәдҗанов. Стәрлетамак районы. Зур тәҗрибәле шофёр.👏💪👍
21нче фотода Урал Габбасов. Татарстанның Балтач районы. Шофёр стажы 48 ел. Армия сафларында ЗИЛ-131, авылда ГАЗ-52, ГАЗ-53, ЗИЛ-130, Урал машинасында хезмәт куйган, узенең Тойота машинасы бар. 👍🔥

22нче фотода Ильмира Тимергалиева.
Илеш районы, Югары Яркәй авылы.
Машина йөртү стажы 25 ел. ❤
💥Җиңүче МАХта тавыш бирү буенча билгеләнә һәм аны истәлекле бүләк көтә.🎁

❤Безнең МАХ-каналга язылыгыз: max.ru/ometufa
Просмотры: 3 485
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал ««Өмет» | «Омет»» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти