✅Бил сызлауны йод баса

👉Биле сызлаган кешегә бер дә рәхәт түгел: иелеп эшлисе эшләреңне башкарганчы җиде кат тир чыга, “остеохондроз” дигән авыру үзәкләрне өзә. Язгы, җәйге, көзге бакча эшләре вакытында аеруча кыен. Әлеге авырудан бәлки шушы рецепт сезгә килешер:

🌱 Билгә дә, умыртка баганасына да даруханәдә сатыла торган песи үләне төнәтмәсе (валериана) сөртергә кирәк. Аннары җылы киемгә төренеп, аркага ятасың. Моны төнгә каршы эшләсәң яхшы.

✅ Икенче рецепт мондый:
йод белән яңа сыгылган лимон сутын 1:1 исәбенә кушасың.

Өйдәге икенче бер кеше умыртка баганасына өстән аска таба шул катнашманы сөртсен. 1 сәгатьтән умыртка баганасын карагыз: йод төссезләнгән урыннар – проблемалы урыннар булыр, йод күренеп торган җирдә бар да тәртиптә дигән сүз.
Проблемалы урыннарга 1 көннән тагын шундый ук төнәтмә ясап сөртергә кирәк.

👆Бу рецепт белән бәлки кулланып караучылар да бардыр. Файдасы бармы, юкмы, языгыз әле! Әллә инде башка төрле юлын беләсезме бил авыртуын басуның?
Просмотры: 3 009
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти