БУ СҮЗЛӘР НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
(Онытмас өчен язманы стенагызда саклагыз)
Бисмилләһи Рахмәәни Рахиим - “Рәхимле, мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән”- дип тәрҗемә ителә.
“Лә иләһә илла-Ллаһ” – “Аллаһтан башка иләһ юк”.
«МашаАллаһ» - сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә, “Аллаһ шулай теләгән” яки “Аллаһ шулай яраткан” дигәнне аңлата. Кеше үзенә ошый торган әйберне күргән вакытта соклану, кызыгу, шаккату кебек хисләрен белдерү өчен куллана. Күз тиюдән саклау өчен дә әйтелә.
“Аллаһу әкбәр” – “Аллаһ Бөек” дип тәрҗемә ителә. Аптырау, соклану, шатлану хисләрен белдергәндә, авыр вакытларда кулланыла. Шулай ук Аллаһ Тәгаләне мактау, зикр итеп тә әйтелә.
«ИншәАллаһ» - «Аллаһ кушса, Аллаһ теләсә, Ул ничек тели - шулай була” дигәнне аңлата. Нинди дә булса эшне ниятләгәч әйтелә. Бу гыйбәрәне куллану вәгъдә бирү дәрәҗәсен ала. Әгәр мөселман “ИншәАллаһ” дигән икән, ул бу эшне башкару өчен бөтен көчен, тырышлыгын куячак дип өметләнә аласыз. Әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән.
«Әстәгъфируллаһ» - “Аллаһтан гафу сорыйм”, “Аллам сакласын!” - кебек мәгънәне аңлата. Куркыныч хәл күргәндә (мисал өчен авария шаһите булганда) мондый авырлык, бәладән саклавын сорап Аллаһка мөрәҗәгать итү. Бу сүзне Аллаһка зикр-мактау итеп тә укыйлар.
«Сөбһаналлаһ» - сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә, “Бар мактаулар Аллаһка гына”, “Һәр кимчелектән пакъ Аллаһ” дигәнне аңлата. Соклану, аптырау, гаҗәпләнү хисләрен белдерә.
“Әлхәмдүлилләһ” – “Аллаһка дан”, “Аллаһка шөкер” дип тәрҗемә ителә. Нинди дә булса сөенечле вакыйга, уңышлы хәбәр турында сөйләгәндә кулланыла. Шулай ук, "хәлләр ничек?, сәламәтлек ничек?" дигән сорауларга җавап итеп тә әйтәләр.

Просмотры: 75