Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

АВЫЛ ТАРИХЫ



Туган авыл, ник соң болай булды?
Сине күреп күңелләрем тулды.
Хуҗаларын югалткан зур өйләр,
Халык җырларын хәзер кем көйләр?

Тәрәзәдән төшми якты нурлар –
Сукыр калган авыл өйләре.
Капкаларга сарылып үтә усал җилләр,
Көтә микән алар кемнәрне?

Әби-бабай, әткәй-әнкәйләр
Күптән инде бакый булганнар.
Искә алып ямьле җәйләрдә
Корьән ашына кайта туганнар.

Бала чакта бик ярата идек,
Ялан аяк тузан туздырып,
Ләйсән яңгыр явып үткәннән соң
Чабышабыз иде, уздырып.

Дегет сабын белән юа идек
Чебешкеләр чыккан аякны.
Ачулары килсә, әнкәй бәгеркәем,
Якын тота иде таякны.

Кая калган икән шундый рәхәт,
Ләззәтле дә безнең балачак?
Әкият илләрендә яшәгәнбез
Безнең күңелләрдә калган чак.

Йөрәккәем әрни авылым өчен.
Әткәй-әнкәй биргән барлык көчен.
Яшәделәр куанышып дөнья көтеп
"Дәвамыбыз – балалар!"–дип өмет итеп.

Акламадык, китеп бардык авыллардан.
Кирәк булды безгә зур акча.
Йөрәкләребез авылларга тартылса да,
Ясый алмыйбыз инде сездән гөлбакча.

Зиратларга күчте барлык халык –
Анда хәзер авыл. Авыр тынлык.
Кабер өсләрендә күзнең явын алып
Үсеп чыккан оҗмах, гөл-бакча.

Фәнүзә Галләмова.
Уренгой шәһәре.

Шигырь ошаса, ❤куегыз, дуслар!
_________
Монда тагын бер матур ШИГЫРЬ БАР.
Просмотры: 3 737
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти