⚡️"Гаилә дусларыбыз" конкурсына килгән тагын берничә фото белән таныштырып үтәбез👏

❤ 1-3 фотолар монда.👍
❤ 4-6 фотолар монда👍
❤ 7-9 фотолар монда👍

10нчы фото: "Мин Минзәлә шәһәрендә яшәүче Салиха Нигъмәтуллина булам. Фотода – минем дустым Альфира Галиәхмәт кызы, без 25 ел бергә дус булып яшибез. Минем янымда – иптәшем Фирдәвис Идрис улы. Без 50 ел бергә. Оныкларның никах көнендә фотога тоштек.🤗

11нче фото. "Мин - Миләүшә, Азнакай шәһәре, Яңа юл бистәсеннән. Дусларым Марат һәм Эльвира, Айрат һәм Әлфинур.
Ашта да, эштә дә без бергә! Безнең гаилә дуслыгына – 30 елдан артык. Еллар узса да, дуслыгыбыз сыналган һәм какшамас!
Гаилә дуслары белән бергә булу — бәхетле мизгелләрнең берсе. Мондый ял көннәре хәтердә озак саклана".

12нче фотода – Низаметдиновлар гаиләсе. Ильдар һәм Рита Октябрьский шәһәрендә яши. "Безнең гаилә дусларыбыз – Бүздәк районы Кыска Елга авылында гомер итүче Венера һәм Айдар Гатиятовлар. Безнең дуслык 1988 елда башланды, әле дә аралашып яшибез, туганнар кебек якынбыз, кайгы-шатлыкларны берегә үткәрәбез".
🌹🌹🌹🌹🌹🌹

Дуслык турында менә күпме матур хатлар укыдык!🥰 Кош − канаты белән, кеше дуслык белән көчле, ди халык мәкале.Теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә ул, дуслык. Тормышта менә шундый чын дусларың булу – бәхет!

Әгәр сез дә бу конкурста катнашырга теләсәгез, фотогызны Уфа вакыты белән бүген кичке 20:00 кадәр каналның админына җибәрегез!👏👏
Бүген конкурсны башлыйбыз!

❤Безнең МАХ-каналга язылыгыз: max.ru/ometufa
Просмотры: 4 056
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти