▶ видео
КЕШЕ СҮЗЛӘРЕНӘ КАРАМАГЫЗ!☝
🎤Җырчы, алып баручы Динар Җиһангиров сөйли.
Җир йөзеннән бүген юкка чыксам,
Минем хакта ниләр сөйләрләр?
Куанырлар иде дошманнарым,
"Яхшы булган!" - диеп көләрләр...
Шундый иде, мондый иде, диеп
Әй, чәйнәрләр иде, бик тәмләп...
Арасыннан бер-икесе генә
"И, мескенкәй!"– дияр иде, жәлләп...
Юкка чыксаң, искә алыр өчен
Нишләү кирәк икән дөньяда?
Бер яман сүз кала, әйтеп салган...
Яхшылыклар никтер югала...
Чәчең белән җир себерсәң хәтта,
Кимчелекләр һәрчак табыла!
Ак фәрештә булып яшәсәң дә,
Шәүлә-козгын тора каршыда...
Яшәмәгез "Кеше ни әйтер", дип...
Үз юлыгыз – туры атлагыз!
Бер көн җир йөзеннән юкка чыгып,
Берни үзгәрмәвен аңлагыз!
Гөлфия Шиһапова.
🌺🌺🌺🌺🌺🌺
Монда басып, Җиһангировның тагын бер матур ШИГЫРЕН укыгыз.
"Өмет" каналына кушылыгыз:
https://max.ru/ometufa
🎤Җырчы, алып баручы Динар Җиһангиров сөйли.
Җир йөзеннән бүген юкка чыксам,
Минем хакта ниләр сөйләрләр?
Куанырлар иде дошманнарым,
"Яхшы булган!" - диеп көләрләр...
Шундый иде, мондый иде, диеп
Әй, чәйнәрләр иде, бик тәмләп...
Арасыннан бер-икесе генә
"И, мескенкәй!"– дияр иде, жәлләп...
Юкка чыксаң, искә алыр өчен
Нишләү кирәк икән дөньяда?
Бер яман сүз кала, әйтеп салган...
Яхшылыклар никтер югала...
Чәчең белән җир себерсәң хәтта,
Кимчелекләр һәрчак табыла!
Ак фәрештә булып яшәсәң дә,
Шәүлә-козгын тора каршыда...
Яшәмәгез "Кеше ни әйтер", дип...
Үз юлыгыз – туры атлагыз!
Бер көн җир йөзеннән юкка чыгып,
Берни үзгәрмәвен аңлагыз!
Гөлфия Шиһапова.
🌺🌺🌺🌺🌺🌺
Монда басып, Җиһангировның тагын бер матур ШИГЫРЕН укыгыз.
"Өмет" каналына кушылыгыз:
https://max.ru/ometufa