🦵Аяк сызлавын ничек басарга?
(Укучыларыбыздан килгән хатлардан💌)
"Аяклар сызлаудан да алама нәрсә юк икән. Аеруча йокларга яткач сызлый бит ул. Бу бәладән котылу өчен интернетта шундый рецепт тапкан идем:
📌Савытка биш кап канәфер салып, аның өстенә 100 грамм аракы, я спирт коясың. Ул каракучкыл төскә керсә - әзер. Шуны сызлаган урынга сөртәсең дә, өстенә полиэтилен ябасың. Көн саен, авырту басылганга тиклем.
Берәрсенең 👆шуны кулланып караганы юк микән, ярдәме тия микән? Гомумән, кем ничек аяк сызлавын баса, нәрсәләр эшлисез, киңәшләр язсагыз иде!"🤝
✅ "Өмет" гәзитендә чыккан түбәндәге киңәшләргә дә колак салыгыз, ярдәме тияр👇
https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2023-01-31/ih-ayaklar-syzlyy-3125443