New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 73942998729221

Бакча

🪴 Хөрмәтле бакчачылар! Бакчачылар мәйданына рәхим итегез. Бергә булыйк, дус яшик.
🌹 Чәчәкләр, гөлләр
🍒 Бакчачылык
🏡 Тормыш-көнкүреш
🧆 Рецептлар
Реклама буенча һәм сорауларны миңа личкага яза аласыз.
6max.ru/rozo4ka12

Open in MAX

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

#бакчачыларкиңәше
🍇 Виноград темасын дәвам итәбез, сез ничек эшкәртәсез, каплыйсыз, киңәшләшеп алыйк.
Илнур СӘФӘРГАЛИЕВ, Арча районы Яңа Кенәр авылы:
— Виноградны җир туңдыра башлаганда гына кисәм, бу вакытта инде ул яфракларын коеп бетергән була. “Виноградның 90 %ы киселә”, — диләр. Аның өлгергән, көрән төскә кергән ботакларын гына калдырырга кирәк, яшелләре суыкларга түзми. Безнең виноградлар бер-берсеннән 2,5-3 метр аралыкта утыртылган. Утыртканда шул араны саклагыз, чөнки виноградны җиңсә итеп ике якка җибәрәсе бар. Кискәндә ботаклар бер-берсенә җитәрлек итеп калдырам, артыгын кисәм. Виноградны –10 оС тирәсе суыклар башлангач кына каплыйм, куаклар табигый чыныгу үтәргә тиеш. Өстенә толь, иске линолеум капларга мөмкин, ул коры тота. Кемдер иске паласлар да каплый, кыскасы, кемдә нәрсә бар, шуны куллана ала. Астына берни салмаска кирәк. Виноград җир җылысын тоярга тиеш, җир барыбер җылырак. Астан ук төрергә ярамый, болай өшү куркынычы арта. Кырыйларына такта бастырып тоннель ясарга мөмкин. Өстен һава керми торган материал белән каплаудан курыкмагыз, Кышын аңа кырыйларыннан кергән һава җитә. Алдан кисәтүемчә, төп бурыч: язын вакытында ачып, бөреләр уянганда язгы кыраулардан саклау.
Views: 121
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🍇 Виноградны көзен ничек эшкәртергә, кайчан кисәргә?
Виноградны һава торышы ничек торуга карап, октябрьнең икенче яртысы-ноябрь башында кисәләр. Барлык өлгермәгән ботакларны кисәргә кирәк, алар яшел төстә була. Өлгергән ботак саргылт, көрән төстә, аның кисемендәге үзәге дә шундый ук төстә булырга тиеш. Ә өлгергән ботакларны тиешле озынлыкка кыскартып кисегез. Һәр сортның кышка күпме бөре калдырырга дигән таләпләре бар. Киселгән өлгергән ботакларны үсенте үстерү өчен язга кадәр сакларга була.
Кискәннән соң виноград ботакларын бергә бәйләргә кирәк. Чирләр белән зарарлану дәрәҗәсенә карап, 3 %тан 5 % кадәр тимер купоросы эремәсе белән эшкәртегез. Мин виноградны эшкәртү өчен 3,5 %лы эремә ясыйм, ягъни 10 л суга 350 г тимер купоросы кушам. Эшкәрткәннән соң ботаклар карала, курыкмагыз, шулай булырга тиеш. Эремәне куакка гына түгел, куак астындагы җиргә дә сиптерегез.
🍇 Виноградны кайчан капларга?
Виноградны көчле салкыннар башланыр алдыннан каплагыз. Җылыткан очракта ботаклар юешләнмәслек булырга тиеш. Кышын озакка сузылган җепшек көннәрдә бөреләр бүртергә мөмкин, ә аңа дым эләксә, куак кечкенә генә минус температурага да түзми.
Виноградны каплау ысуллары күп. Шулай ук туфрак белән дә күмдертергә була, бу очракта моны салкыннарга кадәр, коры көнне эшләргә кирәк. Йорт янындагы кечкенә бакчаларда каплый торган материал белән ябу яхшырак.
Леонтий КИРЯГИН, Казан.
Views: 193
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Гортензияләрне кисмәдегезме әле, их, алданрак күрмәдем. Бакчаны бизәп… — video, channel “Бакча” ▶ video
Гортензияләрне кисмәдегезме әле, их, алданрак күрмәдем. Бакчаны бизәп… — photo, channel “Бакча”
Гортензияләрне кисмәдегезме әле, их, алданрак күрмәдем. Бакчаны бизәп куя идем, күршеләрне шаккатырып 😍
Метельчатаяны киптереп вазага куйган идем, өч ботак тора әле 😊 Чүп дияр инде кайберәүләр. Чәчәкле җәйне озынайтасы килә бит😍
Views: 844
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🍋 Сездән киңәшләр көтәм🤔
Лаймкват бу, берничә тапкыр күрсәттем. Җәй буе балконда кояшта торды, чәчәк атты, яхшы серкәләнде. Хәзер җимешләрен үстергән чагы. Өйгә керде, вак лаймнарын коя башлады. Үстерергә көче җитми. Шушы ашламаны суына өстим.
Views: 844
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🌻 28 октябрь
🧓🧔 Әбиләр һәм бабайлар көне. Дәү әни, дәү әтиләр, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын.
✅ Россиянең армия авиациясе оешкан көн
✅ Бөтендөнья дзюдо көне
✅ Халыкара анимация көне

💐 Бүген туган көнен билгеләп үтүчеләрне котлыйм. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим ❤
Views: 993
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “Бакча” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go