New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

🍇 Виноградны көзен ничек эшкәртергә, кайчан кисәргә?


Виноградны һава торышы ничек торуга карап, октябрьнең икенче яртысы-ноябрь башында кисәләр. Барлык өлгермәгән ботакларны кисәргә кирәк, алар яшел төстә була. Өлгергән ботак саргылт, көрән төстә, аның кисемендәге үзәге дә шундый ук төстә булырга тиеш. Ә өлгергән ботакларны тиешле озынлыкка кыскартып кисегез. Һәр сортның кышка күпме бөре калдырырга дигән таләпләре бар. Киселгән өлгергән ботакларны үсенте үстерү өчен язга кадәр сакларга була.
Кискәннән соң виноград ботакларын бергә бәйләргә кирәк. Чирләр белән зарарлану дәрәҗәсенә карап, 3 %тан 5 % кадәр тимер купоросы эремәсе белән эшкәртегез. Мин виноградны эшкәртү өчен 3,5 %лы эремә ясыйм, ягъни 10 л суга 350 г тимер купоросы кушам. Эшкәрткәннән соң ботаклар карала, курыкмагыз, шулай булырга тиеш. Эремәне куакка гына түгел, куак астындагы җиргә дә сиптерегез.
🍇 Виноградны кайчан капларга?
Виноградны көчле салкыннар башланыр алдыннан каплагыз. Җылыткан очракта ботаклар юешләнмәслек булырга тиеш. Кышын озакка сузылган җепшек көннәрдә бөреләр бүртергә мөмкин, ә аңа дым эләксә, куак кечкенә генә минус температурага да түзми.
Виноградны каплау ысуллары күп. Шулай ук туфрак белән дә күмдертергә була, бу очракта моны салкыннарга кадәр, коры көнне эшләргә кирәк. Йорт янындагы кечкенә бакчаларда каплый торган материал белән капларга да була.
Леонтий КИРЯГИН, Казан.
Views: 481
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go