New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 73942998729221

Бакча

🪴 Хөрмәтле бакчачылар! Бакчачылар мәйданына рәхим итегез. Бергә булыйк, дус яшик.
🌹 Чәчәкләр, гөлләр
🍒 Бакчачылык
🏡 Тормыш-көнкүреш
🧆 Рецептлар
Реклама буенча һәм сорауларны миңа личкага яза аласыз.
6max.ru/rozo4ka12

Russia
Open in MAX

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

"Бакча" каналын урманда да укыйлар ахры 😊 Монда язып озак та узмады, нинди тавыш икән дип килсәм 😇 тукран дус тәрәзә шакып тора! Исән, бәгырь 😍
- Син аны шул ук тукран дип уйлыйсыңмы инде? Урманда күп алар...
- Шул инде, башкалары мине белми бит 😊 тукраннар 12 ел яши ала икән, киләсе кышка да килер әле.
Views: 386
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Көз уртасыннан кар эреп, җирләр ачылганчы көн саен кошлар ашатам. Былтыр безгә бер тукран да кунакка йөргән иде, быел да көтәм үзен, күренми әле. Иптәшләренә белгертмәде, үзе генә сыйланды, май ярата икән тукран. Нокса урманы янәшәдә генә, шунда яшидер инде бу матуркай 😍
Матур истәлек.
Views: 915
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Гомер йомгаклары сүтелә,
Килеп кердек гомер көзенә.
Бирешергә теләмәсәк тә,
Күңел халәтеннән сизелә.

Бар иде бит яшеннәрдәй яшнәп,
Искән жилдән житез вакытлар.
Гомер сиздермиче уза икән,
Бар да үткәннәрдә калдылар.

Үкенерлек итеп яшәмәдек,
Сокланырлык итеп яшәдек.
Читтән бәхет эзләп йөрмәдек,
Туган жирдән ерак китмәдек.

Алдагысы хәерле булсын,
Ташламасын бары тик саулык.
Киләчәктә һәр бер кешене,
Көтеп алсын бәхетле картлык. Мәдинә Ихсанова.
Views: 927
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🌻 30 октябрь
✅ Бөтендөнья тормыш көне
✅ Россия Хәрби-диңгез көне флотына нигез салынган көн
✅ Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
✅ Инженер-механиклар көне
✅ Тренерлар көне

💐 Бүген туган көнен билгеләп үтүчеләрне котлыйм. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим ❤
Views: 1 009
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Зәңгәр чәчәк, күзләреңдә — video, channel “Бакча” ▶ video
Зәңгәр чәчәк, күзләреңдә
Энҗеме соң, яшьме соң?
Ник карыйсың мөлдерәтеп,
Ник бер сүз дә дәшмисең?

Зәңгәр чәчәк, моңсуланып
Карама миңа һаман.
Мин үзем дә синең кебек
Сагыну утында янам.

Зәңгәр чәчәк, хәлләреңне
Әйтмәсәң дә беләм бит.
Авыр икән аерылулар,
Сагынулардан үләм бит.

Зәңгәр чәчәк, хәлсезләнеп
Сарылма арышларга,
Кавышулар килер бер көн,
Бирешмик сагышларга...
Резеда Вәлиева.
🌱 Видео интернеттан.
Казан үзәге күренешләре.
Views: 1 256
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Пахистахис - бик матур гөл. Әмма вакытында кәкерәеп үскән ботакларын җайлап кисәсе, кышын кояш юкка үпкәләп коелган яфракларын сукранмый гына җыясы бар.Бу гөлемне бүлмәдән-бүлмәгә күчерәм, тәрәзә төбенә куярлык түгел, зурайды. Шулай кышын булмаган кояшны эзлибез. Жәй буе балконда торды, әле дә алып кермәдем, чөнки холкын беләм: керүгә, алтын башакларын гына түгел, яфракларын да коеп бетерәчәк. Яфракларын койса да, "Бетте, корый", - дип еларга ашыкмагыз, язгы кояш белән бергә ул да елмаячак, чәчәкләре белән сөендерәчәк. Чәчәк атып бетергәч бер кызганмый кисәчәкмен, әлегә шулайрак ✂🪴
Пахистахисның яшь ботаклары яхшы тамырлана. Төбенә тамырландырган үсентеләр утыртып, яшәртә барам. Шул чакта астагы яшь үсентеләре дә гөлне бизи, матуррак күренә.
Views: 1 227
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “Бакча” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go