New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

#бакчачыларкиңәше


🍇 Виноград темасын дәвам итәбез, сез ничек эшкәртәсез, каплыйсыз, киңәшләшеп алыйк.
Илнур СӘФӘРГАЛИЕВ, Арча районы Яңа Кенәр авылы:
— Виноградны җир туңдыра башлаганда гына кисәм, бу вакытта инде ул яфракларын коеп бетергән була. “Виноградның 90 %ы киселә”, — диләр. Аның өлгергән, көрән төскә кергән ботакларын гына калдырырга кирәк, яшелләре суыкларга түзми. Безнең виноградлар бер-берсеннән 2,5-3 метр аралыкта утыртылган. Утыртканда шул араны саклагыз, чөнки виноградны җиңсә итеп ике якка җибәрәсе бар. Кискәндә ботаклар бер-берсенә җитәрлек итеп калдырам, артыгын кисәм. Виноградны –10 оС тирәсе суыклар башлангач кына каплыйм, куаклар табигый чыныгу үтәргә тиеш. Өстенә толь, иске линолеум капларга мөмкин, ул коры тота. Кемдер иске паласлар да каплый, кыскасы, кемдә нәрсә бар, шуны куллана ала. Астына берни салмаска кирәк. Виноград җир җылысын тоярга тиеш, җир барыбер җылырак. Астан ук төрергә ярамый, болай өшү куркынычы арта. Кырыйларына такта бастырып тоннель ясарга мөмкин. Өстен һава керми торган материал белән каплаудан курыкмагыз, Кышын аңа кырыйларыннан кергән һава җитә. Алдан кисәтүемчә, төп бурыч: язын вакытында ачып, бөреләр уянганда язгы кыраулардан саклау.
Views: 666
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go