Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 72200929026100

Татар ядкарьләре

Татар халкының ядкарьләре, тарих, мәшһүр шәхесләребез, йолалар һәм гореф-гадәтләр - барысы да бу каналда
https://vk.ru/tatar_yadkarlare
https://dzen.ru/tatar_yadkarlare
https://max.ru/tatar_live
https://dzen.ru/tatar_yadkarlare
https://t.me/tatar_yadkarlare

Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Артистның иң зур бәхете – сөйкемле булу, ә Шәүкәт абый үзенә тартып… — видео, канал «Татар ядкарьләре» ▶ видео
Артистның иң зур бәхете – сөйкемле булу, ә Шәүкәт абый үзенә тартып торды.
🎭
Аның күзләре ут чәчә иде. Шуңа күрә халык, ул сәхнәгә килеп чыгуга, кул чабып, җылы итеп каршы алды.

Шәүкәт абый Биктимеров бик гади кеше, аның белән сөйләшү һәрвакыт җиңел иде. Акыллы, зирәк кеше булса да, үзенең белгәннәре белән мактанып, масаеп йөрмәде. Күбрәк «җүләргә» сабышты, ул – аның битлеге. Ә болай ул шактый акыллы кеше, әз генә хәйләсе дә бар, хәйләне бит акылның бер билгесе диләр.

Марсель Хәкимович: «Театрда иң татар артист кем, дип сорасалар, мин, Шәүкәт Биктимеров дип әйтәм!» – дия торган иде. Ул әйтсә, белеп әйтә, билгеле. (Равил Шәрәфиев)
#бу_көн_туган_көн
☀☀☀
ШӘҮКӘТ БИКТИМЕРОВ
(28.10.1928-28.05.2012)
Просмотры: 6
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Җил чыга да, җиргә яфрак ява — видео, канал «Татар ядкарьләре» ▶ видео
Җил чыга да, җиргә яфрак ява,
Саргаю да матур булыр икән.
Картаю да шундый булсын иде.
Без киткәч тә, игелеге калып,
Якты нуры җиргә тулсын иде.
Булат Ибраһим

#татар_акылы
Просмотры: 119
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
27 октябрьдә Кытайда туган, Казахстанда танылган күренекле татар рәссамы Камил Муллашевның туган көне.  Аңа 82 яшь тула. Камил Муллашев - Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты.

Камил Муллашев 1944 елда Кытайның Өремче (Урумчи) шәһәрендә татар гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе репрессияләрдән качып Семипалатинск шәһәреннән Кытайга күченгән була. Әтисе Вәлиәхмәт каллиграф, әнисе укытучы булып эшли. Камил балачактан татар, уйгыр, казах һәм кытай телләрендә сөйләшә.

1963 елда гаиләсе Советлар Союзына кайта. Булачак рәссамга башта Казахстанда көтүче ярдәмчесе булып эшләргә, сарык абзарларын төзәтергә, тракторда печән ташырга туры килә. Соңрак ул Алматы сәнгать училищесын, 1978 елда Мәскәүдәге Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлый. Анда атаклы рәссам Таһир Сәлахов остаханәсендә белем ала.

Камил Муллашев реализмнан алып абстракциягә кадәр төрле алымнар куллана. Картиналарында символизм, фантастик образлар, фәлсәфи фикерләү көчле. Рәссам чынбарлыкны гына сурәтләми, аның аша кеше, табигать, вакыт һәм галәм арасындагы бәйләнешләрне күрсәтергә омтыла.

1978 елда иҗат ителгән «Җир һәм вакыт. Казахстан» триптихында дала, космос һәм кеше образлары берләшә. Картина 1984 елда Парижда күрсәтелә һәм Франция Сәнгать академиясенең көмеш медаленә лаек була. Картина Третьяков галереясендә саклана.

Муллашев татар тарихына еш мөрәҗәгать итә. Аның «Сөембикә-ханбикә», «Кыпчак кызы», «Сабантуй», «Идел буенда» кебек әсәрләре бар. Шушы һәм башка картиналары өчен ул 2009 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала.

Рәссамның соңгы еллардагы иҗатында сюрреализмга якын фантастик күренешләр дә очрый. «Параллель дөньялар», «Безне тудыручы дөнья» кебек картиналарында ул галәм серләре, кешелекнең киләчәге турында уйлана.

Камил Муллашев иҗаттан туктамый. 2024 елда аның әсәрләре Венеция биенналесендә, Дубайда һәм Мәскәүдә күрсәтелә.
«Мин барысын да яратып эшлим», ди рәссам.

Фотоларда:
1. Җир һәм вакыт. Казахстан
2. Икмәк
3. Ак чүлдә
4. Чыңгыз хан
5. Иртә
6. Балалар уйный
7. Габдулла Тукай
8. Сөембикә-ханбикә
9. Вакыт аша очу
10. Камил Муллашев үзен ничек күрә
Просмотры: 120
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
...Яраткан музыкантыбыз, Татарстанның Халык, Россиянең атказанган… — видео, канал «Татар ядкарьләре» ▶ видео
💬...Яраткан музыкантыбыз, Татарстанның Халык, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев утыз ел эчендә бер генә көн дә чыгыш ясамый калмагандыр, мөгаен. Ул елларны 365 көнгә тапкырласаң, никадәр каһарманлык арифметикасы килеп чыга. Ялсыз- нисез титаник хезмәт, иҗатка мәхәббәт һәм күпме маҗара... Моңа ничек кеше йөрәге түзсен!!!

🪗Рөстәмне һәр җырчы үзенең баянчысы итеп исәпли иде.
Гармун — моң сандыгы. Татар язмышы моңнан яралган. Ничекләр итеп сыйган соң безнең язмыш шушы гармун эченә... Тыгызлап тулгандыр.

🧰Соңгы елларда Рөстәм ике сандык күтәреп йөрде. Сикәлтәле юлларда ул аларны үзеннән дә ныграк саклый иде. Бер сандыкта Италиядән машина бәясенә алынган затлы эксклюзив баян. Гастроль машинасы мактаулы юлларыбызда бер чөеп алса һәм шулчак, тәүбә-тәүбә, ялгыш кына сәдәфе батып, берәр теле кысылып калса... Кичекмәстән Италиягә путёвка әтмәлләп, баянны төзәттереп кайтасы була икән.

🧰Рөстәмнең икенче сандыгында хан малайлары уенчыгына охшатып эшләнгән вак-вак гармуннар булыр, әллә дистәдән артык шунда... Ул гармуннар арасында курай, кубыз, сорнае...

📍Гармуннан туя белмәде, кайда вараксинчы осталарны күрсә — шундук заказ бирә. Рәсим Низамов белән гастрольдә йөргән чакта, Нефтикамскида яшәүче бер останың өенә барып,концертыбызга соңга кала язды. Тагын тальян күтәреп кайтты, телләренә бассаң, төрле төстәге лампочкалары яна башлый. И, Рөстәмнең сөенүен күрсәң — былбыл тотканмыни! ...
(К.Кәримов "Сагышлы Сабантуй")

#бу_көн_туган_көн

Рөстәм Вәлиев (27.10.1961-05.03.2014)
Просмотры: 135
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Бүген «Сөембикә» журналы туган көнен бәйрәм итә. Аның беренче номеры 1913 елның 27 октябрендә дөнья күрә.

Беренче баш мөхәррире – Ягъкуб Хәлили. Басма хәзерге кебек – «хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналы» дип аталмаса да, шушы юнәлешне күзаллый. Аның актив авторлары арасында хатын-кызлар күп була. Актив авторлары арасында — Мәхбүбҗамал Акчурина, Маһруй Мозаффария, Фәхрелбанат Сөләйманова, Рокыя Ибраһимия. Шулай ук Фәтхи Борнаш, Нәҗип Думави басмага актив яза.

Журнал татар милли гореф-гадәтләрен саклау, кызларны шушы традицияләр нигезендә тәрбияләү, хатын-кызларның хокукый, икътисади хәле, бала тәрбиясе, театрлар, сәнгать үсеше турында күп яза. Шушы темаларга багышланган әдәби әсәрләр дә басыла.

«Сөембикә» аена ике тапкыр чыга, 1918 елның 8 гыйнварына кадәр барлыгы 115 сан дөнья күрә. Совет хөкүмәтенең большевистик булмаган матбугатны тыю турында карары нигезендә ябыла.

1926 елның августында Татарстан хөкүмәте киңәшмәсендә СССРда яшәүче татар хатын-кызлары өчен аерым басма кирәклеге турында Гыйззениса Таҗетдинова чыгыш ясый. «Азат хатын» журналын чыгару турында карар кабул ителә, редколлегия раслана. «Азат хатын», исеменнән үк күренгәнчә, беренче чиратта коммунистик тәрбияне күз алдында тота. Башта басманың баш мөхәррире булмый, соңыннан Шаһидә Кәримова, аннары Шәмсия Азанова җитәкчелек итә. Аның тиражы бик тиз үсә, тиз арада 15 меңгә җитә.

1931 елда Шәмсия Азанова, ире репрессиягә эләгү сәбәпле, эштән җибәрелә, соңыннан кулга алына. 1931-1937 елларда баш мөхәррир Гөлчирә Гафурова, ул – Һади Такташның эчкерсез чын мәхәббәте. Гөлчирә партия эшенә кайтарылган Сибгатулла Гафуровка кияүгә чыга, 1937 елда алар икесе дә репрессияләнә. 1937-1941 елларда баш мөхәррир - Рокыя Әхмәтшина.

Журнал Бөек Ватан сугышы елларында чыгудан туктап тора. 1958 елда гына яңадан нәшер ителә башлый. 1958-1977 елларда баш мөхәррире Асия Хәсәнова, 1977-1988 - Венера Ихсанова. 1976 елда зур бүләк - «Хөрмәт билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1977 елда журналның тиражы 362 меңгә җитә, 1988 елда – 475 мең. Декабристлар урамы, 2 йортта урнашкан нәшрият бинасы башлыча ике басма - «Чаян» (тиражы 850 меңнән артык) һәм «Азат хатын» журналларыннан кергән табыш исәбенә төзелгән дигән фараз да бар.

1991 елда, баш мөхәррир  Роза Туфитулова булган вакытта, журнал «Сөембикә» исемен ала. «Сөембикә»  хәзерге вакытта иң зур тиражлы татар журналларының берсе санала (2025 елда – 4435). Журналның символы – Сөембикә-Ханбикә сурәте, аны Баки Урманче 1991 елда иҗат итеп, басмага бүләк итә.

1913 елдан хәзергә кадәр журналда 12 баш мөхәррир булган. (2000-2009 Фирая Бәдретдинова, 2009-2018 Ләйсән Юнысова, 2018-2019 Гөлнара Сабирова.
Хәзерге баш мөхәррир – Лариса Маликова.
Просмотры: 905
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Почему дома и двери в татарских деревнях располагали определённым образом? Какое значение в народных преданиях имели вода, солнце и луна? 🌿

10 ноября приглашаем в отель «Ногай» на встречу «Природные явления в татарской культуре» в рамках Творческой студии имени Г. Тукая.

Наш спикер — Фанзиля Хакимовна Завгарова, кандидат филологических наук, заслуженный деятель искусств Республики Татарстан, известный фольклорист и культуролог.

Поговорим о том, как природа формировала представления о мире, отражалась в народных традициях и верованиях, а также в архитектуре татарских деревень, обустройстве домов.

Приходите, чтобы открыть для себя новые грани татарской культуры и увидеть знакомые вещи по-другому.

🗓 10 ноября, 19:00
📍 Отель «Ногай»

Участие бесплатное, по предварительной регистрации: https://forms.yandex.ru/cloud/6ad8af305057b24493ecdb58
Просмотры: 180
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Татар ядкарьләре» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти