Бүген «Сөембикә» журналы туган көнен бәйрәм итә. Аның беренче номеры 1913 елның 27 октябрендә дөнья күрә.
Беренче баш мөхәррире – Ягъкуб Хәлили. Басма хәзерге кебек – «хатын-кызларның бөтентатар айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис журналы» дип аталмаса да, шушы юнәлешне күзаллый. Аның актив авторлары арасында хатын-кызлар күп була. Актив авторлары арасында — Мәхбүбҗамал Акчурина, Маһруй Мозаффария, Фәхрелбанат Сөләйманова, Рокыя Ибраһимия. Шулай ук Фәтхи Борнаш, Нәҗип Думави басмага актив яза.
Журнал татар милли гореф-гадәтләрен саклау, кызларны шушы традицияләр нигезендә тәрбияләү, хатын-кызларның хокукый, икътисади хәле, бала тәрбиясе, театрлар, сәнгать үсеше турында күп яза. Шушы темаларга багышланган әдәби әсәрләр дә басыла.
«Сөембикә» аена ике тапкыр чыга, 1918 елның 8 гыйнварына кадәр барлыгы 115 сан дөнья күрә. Совет хөкүмәтенең большевистик булмаган матбугатны тыю турында карары нигезендә ябыла.
1926 елның августында Татарстан хөкүмәте киңәшмәсендә СССРда яшәүче татар хатын-кызлары өчен аерым басма кирәклеге турында Гыйззениса Таҗетдинова чыгыш ясый. «Азат хатын» журналын чыгару турында карар кабул ителә, редколлегия раслана. «Азат хатын», исеменнән үк күренгәнчә, беренче чиратта коммунистик тәрбияне күз алдында тота. Башта басманың баш мөхәррире булмый, соңыннан Шаһидә Кәримова, аннары Шәмсия Азанова җитәкчелек итә. Аның тиражы бик тиз үсә, тиз арада 15 меңгә җитә.
1931 елда Шәмсия Азанова, ире репрессиягә эләгү сәбәпле, эштән җибәрелә, соңыннан кулга алына. 1931-1937 елларда баш мөхәррир Гөлчирә Гафурова, ул – Һади Такташның эчкерсез чын мәхәббәте. Гөлчирә партия эшенә кайтарылган Сибгатулла Гафуровка кияүгә чыга, 1937 елда алар икесе дә репрессияләнә. 1937-1941 елларда баш мөхәррир - Рокыя Әхмәтшина.
Журнал Бөек Ватан сугышы елларында чыгудан туктап тора. 1958 елда гына яңадан нәшер ителә башлый. 1958-1977 елларда баш мөхәррире Асия Хәсәнова, 1977-1988 - Венера Ихсанова. 1976 елда зур бүләк - «Хөрмәт билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1977 елда журналның тиражы 362 меңгә җитә, 1988 елда – 475 мең. Декабристлар урамы, 2 йортта урнашкан нәшрият бинасы башлыча ике басма - «Чаян» (тиражы 850 меңнән артык) һәм «Азат хатын» журналларыннан кергән табыш исәбенә төзелгән дигән фараз да бар.
1991 елда, баш мөхәррир Роза Туфитулова булган вакытта, журнал «Сөембикә» исемен ала. «Сөембикә» хәзерге вакытта иң зур тиражлы татар журналларының берсе санала (2025 елда – 4435). Журналның символы – Сөембикә-Ханбикә сурәте, аны Баки Урманче 1991 елда иҗат итеп, басмага бүләк итә.
1913 елдан хәзергә кадәр журналда 12 баш мөхәррир булган. (2000-2009 Фирая Бәдретдинова, 2009-2018 Ләйсән Юнысова, 2018-2019 Гөлнара Сабирова.
Хәзерге баш мөхәррир – Лариса Маликова.