27 октябрьдә Кытайда туган, Казахстанда танылган күренекле татар рәссамы Камил Муллашевның туган көне. Аңа 82 яшь тула. Камил Муллашев - Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты.
Камил Муллашев 1944 елда Кытайның Өремче (Урумчи) шәһәрендә татар гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе репрессияләрдән качып Семипалатинск шәһәреннән Кытайга күченгән була. Әтисе Вәлиәхмәт каллиграф, әнисе укытучы булып эшли. Камил балачактан татар, уйгыр, казах һәм кытай телләрендә сөйләшә.
1963 елда гаиләсе Советлар Союзына кайта. Булачак рәссамга башта Казахстанда көтүче ярдәмчесе булып эшләргә, сарык абзарларын төзәтергә, тракторда печән ташырга туры килә. Соңрак ул Алматы сәнгать училищесын, 1978 елда Мәскәүдәге Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлый. Анда атаклы рәссам Таһир Сәлахов остаханәсендә белем ала.
Камил Муллашев реализмнан алып абстракциягә кадәр төрле алымнар куллана. Картиналарында символизм, фантастик образлар, фәлсәфи фикерләү көчле. Рәссам чынбарлыкны гына сурәтләми, аның аша кеше, табигать, вакыт һәм галәм арасындагы бәйләнешләрне күрсәтергә омтыла.
1978 елда иҗат ителгән «Җир һәм вакыт. Казахстан» триптихында дала, космос һәм кеше образлары берләшә. Картина 1984 елда Парижда күрсәтелә һәм Франция Сәнгать академиясенең көмеш медаленә лаек була. Картина Третьяков галереясендә саклана.
Муллашев татар тарихына еш мөрәҗәгать итә. Аның «Сөембикә-ханбикә», «Кыпчак кызы», «Сабантуй», «Идел буенда» кебек әсәрләре бар. Шушы һәм башка картиналары өчен ул 2009 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала.
Рәссамның соңгы еллардагы иҗатында сюрреализмга якын фантастик күренешләр дә очрый. «Параллель дөньялар», «Безне тудыручы дөнья» кебек картиналарында ул галәм серләре, кешелекнең киләчәге турында уйлана.
Камил Муллашев иҗаттан туктамый. 2024 елда аның әсәрләре Венеция биенналесендә, Дубайда һәм Мәскәүдә күрсәтелә.
«Мин барысын да яратып эшлим», ди рәссам.
Фотоларда:
1. Җир һәм вакыт. Казахстан
2. Икмәк
3. Ак чүлдә
4. Чыңгыз хан
5. Иртә
6. Балалар уйный
7. Габдулла Тукай
8. Сөембикә-ханбикә
9. Вакыт аша очу
10. Камил Муллашев үзен ничек күрә
Просмотры: 108