Загружаем изображение…
Яз килә

Тамчы тама җиргә тып- тып итеп:
Яз килә, - дип әйтә кебек ул.
Уңыш булып, хәер- хаклы булып,
Сеңеп барып җирдә калган бул!
Тирән итеп сулыйм, яз исеннән:
Яшәү дәрте арта, яңара.
Өмет тула күңел түрләренә;
Хәерле яз килсен, Җир-Ана!
Кояш сибә нурын: күз чагыла
Сагындырган икән бу халәт!
Кар таулары эреп елга булыр,
Яз килүен тою- бик рәхәт!

Гөлфия Ибраһимова
Просмотры: 170
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти