New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 68434605449268

Шәһри Казан / Шахри Казань

Татарстан, Казань, татарлар!
Бөтен татар безне укый! "Шәһри Казан": кызыклы темалар, тормышчан язмалар, язмышлар, актуаль хәбәрләр, шоу-бизнес, файдалы киңәшләр.
"Шәһри Казан" онлайн!

Без ВКонтакте - https://vk.ru/shahrikazanda

Open in MAX

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

🏡❤️ Авылыгызның иң матур капкасы нәкъ сездә түгелме? Бәйгебезгә кушылыгыз!
🌸 «Шәһри Казан»ның «Авылыбызның иң матур капкасы» бәйгесенә фотолар килүен дәвам итә! Минзәлә районы Иске Матвеевка авылында яшәүче Зифинә Вәлиева да матур капкасын фотога төшереп безгә юллаган.
📍 📸 Ә хәзер сезнең чират! Авылыгызның йөзек кашы булырлык капкасын фотога төшерегез дә бәйгебезгә җибәрегез! Бизәкле, зәвыклы, күз явын алырлык капкаларны бөтен Татарстанга күрсәтик! Бәлки, җиңү нәкъ сезне көтәдер?
📩 Фотоларны shahri-kazan@tatmedia.com электрон почтасына, ВКонтакте аша яки Макс мессенджерында 89534854643 номерына юллый аласыз.
⚠️ Катнашу өчен «Шәһри Казан» газетасына язылу квитанциясе булырга һәм фотоны ВКонтакте сәхифәгездә #ШәһриКазанАвылымКапкасы хештегы белән урнаштырырга кирәк. Фото белән бергә исем-фамилиягезне, әтиегезнең исемен һәм авылыгызны күрсәтергә онытмагыз!
📣 Авылдашларыгызны да чакырыгыз! Туган авылыгызның матурлыгын яшереп калдырмагыз — фотоларыгызны көтәбез!
#ШәһриКазанАвылымКапкасы
Views: 350
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Ит сатып алганда чыгымнарны киметергә теләүчеләргә күркә итенә игътибар итәргә мөмкин.

Ул аксымга бай, төрле ризыклар әзерләү өчен яраклы. Ә сыер итенең кыйммәтрәк өлешләре урынына күркә сайлау гаилә бюджетын сакларга ярдәм итә ала. Бу хакта «Парламентская газета» тармак белгечләре һәм аналитиклар мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Күркә итенең нинди өстенлекләре бар?
Күркә итеннән көндәлек ашлар да, бәйрәм табыны өчен ризыклар да әзерләргә мөмкин. Аны пешерергә, кыздырырга, мичтә әзерләргә яки фарш итеп кулланырга була.
Акчаны янга калдырырга теләүчеләргә күркә түшкәсенең төрле өлешләрен чагыштырып карарга киңәш ителә. Филе уңайлы булса да, башка өлешләре кайбер очракларда арзангарак төшәргә мөмкин.
Тавык ите дә кыйммәтләнә
Тавык ите популяр продуктларның берсе булып кала. Әмма азык, ягулык, электр энергиясе, логистика һәм төргәкләр бәясе арту җитештерү чыгымнарына йогынты ясый. Шуңа күрә сатып алганда тавыкның төрле өлешләренә бәяләрне чагыштыру да файдалы.
Сыер ите исә кыйммәтле продукт булып кала. Шуңа күрә гаилә чыгымнарын планлаштырганда күркә ите һәм башка кулай бәяле вариантларны карап чыгу отышлы булырга мөмкин.
Views: 564
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Әбекәйләр белән якыннан аралаша торгач, берәүнең дә рәхәтлектән чыгып басмаганлыгы билгеле булды. Күбесенең пенсиясе чыпчык йомыркасы чаклы гына, аны әллә кыйбатлы даруларга тотасы, әллә яхшы чүпрә кебек кабарып, ярты ел саен артып торучы коммуналь хезмәтләр өчен түлисе?

Үз бакчасындагы уңышны сату да авырмы? Базардагы әбиләрнең хәле: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/uz-bakcasyndagy-unysny-satu-da-avyrmy-bazardagy-abilarnen-xale
Views: 957
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Җырчының эше шул инде, ул җырларга тиеш. Минем исә үз юлым. Тормыш иптәшемне дә сәхнәгә «алып менмим», русча да җырламыйм. Татар булып туганмын, татар булып яшим, татарча җырлыйм. Шушы юлдан тайпылмыйм. Бу — минем шәхси фикерем.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/risat-fazlyiaxmatov-rusca-yrlamyim-xatynymny-da-saxnaga-alyp-menmim
Views: 1 672
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Бүген - Халыкара әбиләр һәм бабайлар көне!👵👴

Әби-бабайларыбыз - гаиләбезнең терәге, акыллы киңәшчеләребез һәм иң җылы хатирәләребезнең сәбәпчеләре. Аларның һәр сүзе - тормыш тәҗрибәсе, һәр догасы - күңелгә тынычлык, ә һәр кочаклавы - чиксез мәхәббәт.

Әби-бабайларыгызны бәйрәм белән котларга онытмагыз! Аларга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм якыннарының җылысын телибез!🥰

Ә сезнең әби-бабайларыгыз белән бәйле иң кадерле хатирәгез нинди? Комментарийларда уртаклашыгыз! 💬

#ШәһриКазан #ӘбиләрҺәмБабайларКөне #ГаиләКыйммәтләре #Бәйрәм
Views: 1 791
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “Шәһри Казан / Шахри Казань” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go