New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 68434605449268

Шәһри Казан / Шахри Казань

Татарстан, Казань, татарлар!
Бөтен татар безне укый! "Шәһри Казан": кызыклы темалар, тормышчан язмалар, язмышлар, актуаль хәбәрләр, шоу-бизнес, файдалы киңәшләр.
"Шәһри Казан" онлайн!

Без ВКонтакте - https://vk.ru/shahrikazanda

Open in MAX

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

Җырчының эше шул инде, ул җырларга тиеш. Минем исә үз юлым. Тормыш иптәшемне дә сәхнәгә «алып менмим», русча да җырламыйм. Татар булып туганмын, татар булып яшим, татарча җырлыйм. Шушы юлдан тайпылмыйм. Бу — минем шәхси фикерем.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/risat-fazlyiaxmatov-rusca-yrlamyim-xatynymny-da-saxnaga-alyp-menmim
Views: 221
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Бүген - Халыкара әбиләр һәм бабайлар көне!👵👴

Әби-бабайларыбыз - гаиләбезнең терәге, акыллы киңәшчеләребез һәм иң җылы хатирәләребезнең сәбәпчеләре. Аларның һәр сүзе - тормыш тәҗрибәсе, һәр догасы - күңелгә тынычлык, ә һәр кочаклавы - чиксез мәхәббәт.

Әби-бабайларыгызны бәйрәм белән котларга онытмагыз! Аларга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм якыннарының җылысын телибез!🥰

Ә сезнең әби-бабайларыгыз белән бәйле иң кадерле хатирәгез нинди? Комментарийларда уртаклашыгыз! 💬

#ШәһриКазан #ӘбиләрҺәмБабайларКөне #ГаиләКыйммәтләре #Бәйрәм
Views: 1 096
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
— Аерылышуга турыдан-туры нәрсә сәбәп булды һәм бу адымга беренче булып кем барырга җөрьәт итте?
— Судка гаризаны мин үзем яздым. Аралар суынуга хатынымның нигезсез көнләшүе, минем сәхнә кешесе буларак гастрольләргә йөрүемне яратмавы сәбәп булды. Ә минем иҗат утында кайныйсым, алга барасым килә иде. Аннан тыш, аерылышуыбызның тагын бер җитди һәм шомлы сәбәбе бар иде... Анысын сөйләргәме икән соң?!

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ramzil-nigiematullin-ix-ialgystym-sunda-oilanep
Views: 1 125
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Илсөяр Шиһапова шигыре - безнең карточкаларда🧡

Кайсы шагыйрьләрнең иҗатын яратасыз? Комментарийларда языгыз - сезнең теләкләрегезне исәпкә алып, яраткан авторларыгызның шигырьләрен дә урнаштырырбыз!🥰

Шәһри Казан МАХта
Views: 1 150
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Теләге булган кеше авылда яшәп тә, эшен дә булдыра, тормышын да алып бара. Куркырга гына кирәкми. Безнең якларда өч коттедж бистәсе калкып чыкты. Димәк, яшьләр авыл ягына тартыла. Шулай да, инде бөтен яшәү шартлары, инфраструктурасы әзер, бай тарихы булган авылларга игътибар күбрәк булса иде. Яшәтәсе килә бит! — ди ватанпәрвәр җирлек башлыгы.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/avyil/iasatase-kila-bit-avyl-baslygynyn-iorak-avazy
Views: 1 346
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Аноним булсын әле. Көлимме-елыйммы инде бу иремнең романтикасына! Эштән матур гына чәчәк бәйләме алып кайтты. Сөенеп, вазага суга утыртып куйдым. Ә иртән чүп чыгарырга чыккач, аптырап калдым: подъезд төбендәге чүп савытында нәкъ шушы чәчәкләрнең зур тартмасы белән ертылган кәгазьләре ята!

Баксаң, кемдер чыгарып ташлаган чәчәкләрне күтәреп алып кергән дә миңа бүләк итеп тоттырган бит! Үзеннән сорагач, бер дә оялмыйча: «Акча сакларга булдым, бушка яткан чәчәк әрәм булмасын, дидем», — дип тора

Чүплектән чәчәк җыеп, хатынына бүләк итүче ирләрне кайдан табалар тагын?! Саранлыкмы бу, әллә романтикамени — белмим дә инде!
Views: 1 647
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “Шәһри Казан / Шахри Казань” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go