New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 73172849885698

ДОГАЛЫ ЙОРТ

Связь со мной: https://max.ru/u/f9LHodD0cOJcJJ4GIv7YYNl2HVe4Zv-nK7pBRrNrNdKSYQ54CTVASDeKnAw

Russia
Open in MAX

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

АВЫР ЧАКТА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

Әлхәмдү лилләәһи Раббиль гәәләмиин, әссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн.

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка мактау. Аның сөекле пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмгә, шулай ук аның нәселенә һәм барлык сахәбәләренә Аллаһның рәхмәте һәм сәләме булсын.

Йә Аллаһ, йә газиз Раббым! Йә авырлыкта калучыларның хәлен җиңеләйтүче... һәр фәкыйрьне баетучы... һәр зәгыйфьне көчәйтүче... һәр авыруга шифа бирүче... һәр рәнҗетелгәнне яклаучы... һәр хәвефләнеп, куркып борчылучыга иминлек һәм тынычлык ирештерүче!

Миңа төшкән авырлыкны җиңеләйт. Гозеремне үтәп, шушы авыр хәлдән чыгу юлын күрсәт. Хәлемне җиңеләйтә алучы мәхлукларыңны юлыма чыгарып, Үзеңнең олуг рәхмәтең белән мәсьәләнең хәл ителүен һәм шушы хәлнең хәерле тәмамлануын насыйп ит.

Йә Раббым! Мине Үз рәхмәтең, яклавың астына алуыңны сорыйм! Ярдәмеңнән ташлама, гомерем буе Үз рәхмәтеңдәь булуымны насыйп әйлә.

Иннәә лилләәһи үә иннәә иләйһи рааҗигуун... Аллаһүммә җүрнии фии мүсыйбәти үәхлүф лии хайран минһә.
// Мәгънәсе: Дөрестән дә, без Аллаһныкы һәм Аңа кайтачакбыз. Йә Аллаһ! Шушы авырлыкта (сабыр иткән өчен) әҗер-савабың белән бүләклә һәм аңа алмашка яхшырак нәрсә бир.

Раббәнәә әмәннәә фәгъфир ләнәә үәрхәмнәә үә әнтә хайрурраахимиин.
// Мәгънәсе: Йә Раббыбыз! Без (Сиңа ихлас) иман китердек! Безне гафу ит һәм безгә мәрхәмәтле бул. Син рәхимлеләрнең иң Рәхимлесе.

Раббәнәә әәтинәә фиддүнья хәсәнәтәү-үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин.
// Мәгънәсе: Йә Раббыбыз! Безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә хәерле яхшылыкларыңны бир һәм безне ут газабыннан сакла. Әәмиин.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
Views: 585
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
– Намаз уку шулай ук Коръән уку булып саналамы?

– Коръән уку ул намазның бер рөкене, ягъни бер фарызы булып тора. Һәм аны укуның иң саваплы урыны да кыямда басып торганда укылганы.  

– Хәзрәт, безгә Коръән уку өчен гарәп хәрефләрен өйрәнергә кирәк бит. Ә кемнеңдер ул туган теле. Шулай булгач, тырышлык куйган өчен савабы да күбрәк языламы?

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/suralarne-iattan-kubrak-belgan-saen-annattage-daraan-sunyn-kadar-iugary-bulacak
Views: 2 971
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Хөрмәтле төркемдәшләр! Изге җомга көнендә Гүзәл кардәшебезгә ярдәм итик әле.

Гүзәл ялгызы гына бала үстерә. Авылда почтальон булып эшли, зарплатам 12 000 генә ди. Бер күзе бөтенләй күрми, икенчесе 50 процентка гына күрә.

Кредит бурычы да җыелган. 350 000 сум бурычы бар.

Кем күпме булдыра ала, шулай ярдәм итик әле. Биргән сәдакаларыгыз кабул булсын🤲 Аллаһы Тәгалә үзебезне исәнлектән аермасын🤲

Карта номеры 89874063782 втб банк, сбербанкка тоташкан.
Views: 3 258
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy

Repost from “Шәһри Казан / Шахри Казань”

Аллаһка якынайтучы һәр адым - чын уңышка илтә. Яхшы дуслар, сабырлык, намаз һәм Аллаһка тәвәккәл кылу - мөэминнең көчле таянычы - тулырак карточкаларда👆

#карточкалар

Шәһри Казан МАХта
Views: 3 766
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Фәрештәләр кемнәр өчен дога кыла?

Ислам динендә фәрештәләр иман китергән кешеләр өчен Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүне сорап даими дога кылалар. Бу хакта Коръәндә “Гафир” сүрәсенең 7 нче аятендә: “Тәхетне күтәрүче һәм аның тирәсендә булган фәрештәләр Раббыларын мактап кимчелектән пакьлиләр, Аңа ышаналар һәм иман китергән кешеләр өчен гөнаһлары гафу ителүне сорап дога кылалар”, – диелә.

Шулай ук хәдисләрдә дә аерым кешеләр турында килә: 

Намаз кергән вакытны көтеп утыручылар: “Намаз укыган урында тәһәрәтле килеш көтеп утырган кешегә фәрештәләр: «Йа Раббым, аны гафу ит, йа Раббым, аңа рәхмәт кыл», – дип торалар (Бохари, Мөслим).

Җомга намазында беренче рәттә булучылар: «Чынлыкта, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре беренче сафларда торучыларга фатиха бирәләр (дога кылалар)» (Ибн Мәҗәһ, Әбү Давыд).

Тәһарәтле килеш йокларга ятучылар: «Кем дә кем тәһарәтле килеш йокларга ятса, аның эчке киеме эчендә бер фәрештә кунар. Ул кеше төнлә нинди генә сәгатьтә уянмасын, фәрештә һичшиксез: “Йа Аллаһ! Бу бәндәңне гафу ит, чөнки ул тәһарәт белән йоклады”, – дип әйтер» (Ибн Хиббан).

Авыру кешенең хәлен белергә баручылар: “Мөселман кардәшенең иртән хәлен белергә барган кеше өчен меңләгән фәрештә кичкә кадәр яки кич барса, иртәнгегә кадәр истигъфар кыла” (Тирмизи).

Сәдака бирүчеләр: “Һәр көнне иртән ике фәрештә иңә һәм шуларның берсе: «Әй, Аллаһ, малын изгелеккә сарыф итүчегә үзеннән арттырып бир», ә икенчесе: «Әй, Аллаһ, саранның малын һәлак ит», – дип дога кыла” (Бохари, Мөслим).

Кардәше өчен аның үзе күрмәгәндә дога кылучылар: «Мөселман кешесенең үз кардәше өчен ул юк чакта кылган догасы кабул була. Аның башы янында бер фәрештә тора һәм ул үз кардәшенә яхшылык теләп дога кылган саен, әлеге фәрештә: “Әмин! Сиңа да шуның кадәр булсын!” – дип җавап бирә» (Сахих Мөслим, 2733).

Дилбәр Гарифуллина

Догалы йорт
Views: 5 860
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Коръән укуның тагын нинди фазыйләтләре бар? Аны укырга керешкәнче без нәрсәләрне белеп торырга тиеш? «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән шулар хакында сөйләштек.

— Хәзрәт, әңгәмәбезне Коръән укуның саваплары турында сөйләшүдән башлыйк әле.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/koriean-kyiamat-konenda-iaklaucy-da-gaeplauce-da
Views: 5 407
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Эш башлаганда укыла торган дога🤲

Раббии йәссир үә ләә түгәссир сәһһил гәләйнәә йәә Раббии үә тәммим билхайр.

Йа Раббым, җиңеләйт һәм авырайтма! Эшебезне җиңел башкарырга насыйп ит һәм хәерлесе белән тәмамла.
Views: 6 247
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Мөселман кешесе вакытын ничек уздырырга тиеш, кыямәт көнендә аның өчен адәм баласыннан сорау булачакмы? “Рәхмәтулла” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән шул сорауларга җавап эзләдек.

– Хәзрәт, кыямәт көне алдыннан вакыт тизәер, диләр. Бу вакытның бәрәкәте бетү белән бәйлеме икән?
– Коръәндә вакытның тиз узуы турында нәрсә дә булса әйтелми, әмма анда Аллаһы Тәгалә, төшкә хәтле булган вакыт белән, таң белән, төн белән ант итәм, ди. Ә менә Әнәс бин Мәликтән килә торган хәдистә, Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Кыямәт көне җитмәс, бер ел – бер ай, бер ай – бер атна, бер атна – бер көн, бер көн – бер сәгать, ә бер сәгать шырпы сызарлык мизгел кебек узмыйча”, – дип әйтеп калдырган. Гомер тиз узып китә, аны бәрәкәтле итеп үткәрергә кирәк. 

– Вакытның узуын сизми калуыбызда, бәлки, гаджетларның да “гаебе” бардыр. Шуны кулыбызга алсак, дөньябыз онытыла. Димәк, буш вакытны дөрес уздыра белмибез.
– Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең бер хәдисендә: “Биш нәрсә килгәнче, әүвәлге бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, авыру килгәнче – сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы – буш вакытыңның, картлык килгәнче – яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче – байлыгыңның”, – ди. Көндәлек эшләрдән тыш, без Аллаһыга гыйбадәт кылырга да вакыт табарга тиешбез. Буш вакытны зикер әйтеп, тәсбих тартып, Коръән укып, дини гыйлем алып йә булмаса бер игелекле, саваплы гамәл кылып үткәрү бу дөньяң өчен дә, ахирәтең өчен дә файдалы. Игелек кыла алмасаң, һичьюгы гөнаһ эшләмә, бу да сәдака булып язылыр, иншаллаһ, дигән хәдис тә бар.

– Мәчеткә йөрергә, намаз укырга вакыт калмый диючеләр дә бар. Бу үзенә күрә бер аклану гынамы икән?  
– Намаз уку берничә минут вакытны гына ала. Кешенең вакыты телевизор каршында утырып, телефоннан кирәкмәгән сөйләшүләр алып барып, күбрәк тә узадыр. Ә менә кыямәт көнендә вакытны ничек үткәрүебез турында соралачакбыз. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Кыямәт көнендә Аллаһының коллары биш әйбер турында соралмыйча бер адым да атлый алмаслар”, – ди. Шуларның берсе – яшьлеген ничек уздырган? Өлкәннәр арасында, дөрес яшәмәдем, яшьлегем җил куып узды, дип сыкранып йөрүчеләр күп. Кызганыч, алар олыгайгач кына аңлый шул моны. Гел шулай яшь, көчле, сәламәт булырсың кебек бит ул. Гомер бетмәгән, иртәгә эшләрмен дип калдырабыз, иртәге көн җиткәч, тагын иртәгә дип калдырабыз. Бу гадәт хәзер бигрәк тә күп таралган.

– Акча югалтсак кайгырабыз, ә вакытыбыз бушка узганга юк. Бер караганда акча була ул, ә вакытны кайтарып булмый. Нишләптер без адәм балалары моны аңлап бетермибез.
– Тәкъва мөселманнар вакытлары бушка узгангабик кайгыра торган була. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар арасында да, көн бер файдасызга үтте, дип борчылучылар бүген дә бар әле. Вакыт – агымсу, аны кире кайтара торган бер машина да уйлап табылмаган әле. Безнең өчен вакыт ул зур хәзинә. Аны мәгънәсез ток-шоулар, файдасыз сериаллар карап, буш сүз сөйләшеп, бер сәбәпсез диванда аунап үткәрмик. Вакытның кадерен белеп, гыйбадәттә булып, бу дөньябыз өчен дә, ахирәтебез өчен дә игелекле гамәлләр кылып яшик.

Дилбәр Гарифуллина
Views: 5 751
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy

Repost from “МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА”

Дуслар, таныш кешемнең туганына акча җыялар🙏🏻 Бергәләшеп булышыйк әле🙏🏻 Ике бала анасына ярдәм кирәк, балаларга әни кирәк🤲🏻

8 906 325 24 80 Ак Барс, Сбербанк. Фатхуллин Рифнур Зуфарович
Назначение платежа: помощь на лечение
Views: 6 071
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “ДОГАЛЫ ЙОРТ” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go