New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news

Фәрештәләр кемнәр өчен дога кыла?



Ислам динендә фәрештәләр иман китергән кешеләр өчен Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүне сорап даими дога кылалар. Бу хакта Коръәндә “Гафир” сүрәсенең 7 нче аятендә: “Тәхетне күтәрүче һәм аның тирәсендә булган фәрештәләр Раббыларын мактап кимчелектән пакьлиләр, Аңа ышаналар һәм иман китергән кешеләр өчен гөнаһлары гафу ителүне сорап дога кылалар”, – диелә.

Шулай ук хәдисләрдә дә аерым кешеләр турында килә: 

Намаз кергән вакытны көтеп утыручылар: “Намаз укыган урында тәһәрәтле килеш көтеп утырган кешегә фәрештәләр: «Йа Раббым, аны гафу ит, йа Раббым, аңа рәхмәт кыл», – дип торалар (Бохари, Мөслим).

Җомга намазында беренче рәттә булучылар: «Чынлыкта, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре беренче сафларда торучыларга фатиха бирәләр (дога кылалар)» (Ибн Мәҗәһ, Әбү Давыд).

Тәһарәтле килеш йокларга ятучылар: «Кем дә кем тәһарәтле килеш йокларга ятса, аның эчке киеме эчендә бер фәрештә кунар. Ул кеше төнлә нинди генә сәгатьтә уянмасын, фәрештә һичшиксез: “Йа Аллаһ! Бу бәндәңне гафу ит, чөнки ул тәһарәт белән йоклады”, – дип әйтер» (Ибн Хиббан).

Авыру кешенең хәлен белергә баручылар: “Мөселман кардәшенең иртән хәлен белергә барган кеше өчен меңләгән фәрештә кичкә кадәр яки кич барса, иртәнгегә кадәр истигъфар кыла” (Тирмизи).

Сәдака бирүчеләр: “Һәр көнне иртән ике фәрештә иңә һәм шуларның берсе: «Әй, Аллаһ, малын изгелеккә сарыф итүчегә үзеннән арттырып бир», ә икенчесе: «Әй, Аллаһ, саранның малын һәлак ит», – дип дога кыла” (Бохари, Мөслим).

Кардәше өчен аның үзе күрмәгәндә дога кылучылар: «Мөселман кешесенең үз кардәше өчен ул юк чакта кылган догасы кабул була. Аның башы янында бер фәрештә тора һәм ул үз кардәшенә яхшылык теләп дога кылган саен, әлеге фәрештә: “Әмин! Сиңа да шуның кадәр булсын!” – дип җавап бирә» (Сахих Мөслим, 2733).

Дилбәр Гарифуллина

Догалы йорт
Views: 5 860
Open in MAX Report an inaccuracy

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go