New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 70949238961507

МЕНӘ ШУЛ

🌞Ничек бар- шулай...
🌞 Блогер түгелмен❗️
🌞Әз- мәз генә авыл тормышы, әз- мәз генә гаилә тормышым.
🌞Барлык язган- сөйләгәнне 200% җитди кабул итмәскә😉
🌞Юмор хисе булганнарга каналым да, күнелем дә һәрчак ачык🫶

Хәбәрләшү өчен:
https://max.ru/u/f9LHodD0cOISLQiep6xjzFHC1-zlq7Bha0yLtrKek7aj_lP3jSi-i_vWNSQ

Тел: 89534886436

Менә шул...

Open in MAX

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

Хәерле иртәләр һәммәбезгә дә🫶
Ни өчен октябрят булганын анламый да калган, тантаналы вәгъдә ятлап, еллар гына түгел, дистә елларның тузанын җыйган байракны үбеп пионер булган, галстукны чалбар кесәсеннән алып тиз генә муенга чорнап куярга өйрәтелгән, Устав ятлап, имтихан биреп комсомол значогы таккан, ай саен 2 тиен взнос түләп барган буын, бәйрәм белән безне🫶👋
Ач корсакны уып дәрестән соң пионер сборлары үткәреп, комсомол җыелышларында әрләнеп- гарьләнеп чыныккан буын, барлык эшне бушка эшләп өйрәтелгән буын без🔥
Тагын ниләр өстисе калды😉
Ничек кенә булмасын, ул безнең балачак, яшьлек🔥🔥🔥
Пионер вәгъдәсен, яки демократик централизм принципларын хәтерләүчеләр әле һаман да бардыр ул, әйеме😉
Views: 122
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Хәерле иртәләр һәммәбезгә дә — video 1 of 2, channel “МЕНӘ ШУЛ” ▶ video
Хәерле иртәләр һәммәбезгә дә — video 2 of 2, channel “МЕНӘ ШУЛ” ▶ video
🌺Хәерле иртәләр һәммәбезгә дә🫶
Хыялларны, теләкләрне бүген тормышка ашыра башлыйк. Бүген үзебезчә яши башлыйк. Иртәгә эх, дип үкенмәс өчен, бүген башлыйк🙏.

2нче видеоны озвучкасыз куйдым әле, кайчакта колакка яфрак кыштырдавы да тансык😉
Views: 508
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Хәерле кичләр барыбызга да — video, channel “МЕНӘ ШУЛ” ▶ video
🌺Хәерле кичләр барыбызга да🫶
Кичке разминка😉

Бүген берәү әйтә, әлекәем, Юлия бигрәк надан икән, бер сорауга да җавап белми, дип әйтә берәү сине, ди🤣🤣🤣.
Соң ярар инде, мин әйтәм, надан икән надан инде, значит ролемне әйбәт уйныйм, дидем🤣.
Шулай да, инде аңлатыплар язып та әртисләнеп утыруымны, видеоны төшергәнче 5 тапкыр бу сорауларга җавапларны тынлаганымны, кешегә һаман мине надан, дип уйлау җинелрәк икән, бәхәсләшеп тормыйм, ямегез😉
Views: 537
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Кичә тегү хезмәте мастерскоен төшереп куйгач, бииик күп җылы, матур… — video, channel “МЕНӘ ШУЛ” ▶ video
🌺Кичә тегү хезмәте мастерскоен төшереп куйгач, бииик күп җылы, матур сүзләр яздылар, кызыксынып сораулар бирделәр личкама. Иң гаҗәбе- авылдашлар арасында да мәктәбебез эшчәнлеге белән якыннан таныш булмаучылар, мәктәбебез тормышын күзалламаучылар бар икән.
Әйткәнемчә, мәктәбебездә төп юнәлеш- хезмәт тәрбиясе. Тегү дәресләрен 5нче класстан башлап барлык укучылар да укыса, столяр хезмәте дәресләрен егетләр генә укый. 9нчы классны тәмамлаганда әлеге фәннән имтиханда практик эш итеп , үз куллары белән бүген мебель кибетенә куеп сатарлык табуретка эшлиләр.
Әлеге дәресне шулай ук алтын куллы ир- егет, 50 ел гомерен мәгарифкә багышлаган, шулай ук бик күп мактаулы исемнәр, мактау кәгазьләре иясе фидакарь укытучыбыз Шаймарданов Рөстәм Шаехтимер улы укыта. Рөстәм абый укучы егетләребез белән безнең гозерләрне дә тиз генә, җиренә җиткереп үти, кайда нәрсә кагасы, сугасы, саплыйсы, үткерлисе бар, карап- барлап кына торалар🙏.

Мәктәбебез эшчәнлеге белән шулай гади генә, кыска гына итеп таныштыру кирәк дисәгез, реакция белдерерсез🙏.

Алдан ук әйткәнемчә, мәктәбебез үзенчәлекле мәктәп. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшлибез. Ел дәвамында төрле кешеләр, оешмалар әзме- күпме ярдәм кулы сузып, балаларның тормышларын бәйрәмгә әйләндерүче мизгелләр бүләк итәләр. Бәлки сезнең арада да, шундый киң күнелле, ярдәмчел танышларыгыз бардыр. Сүз иярә сүз чыккан вакытларда, безнең мәктәп, бездә укучы- тәрбияләнүче балалар турында да исләренә төшерсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек🙏
Views: 553
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “МЕНӘ ШУЛ” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go