New We are sorting MAX channels into categories and territories. Read the news
Public channel ID 70949238961507

МЕНӘ ШУЛ

🌞Ничек бар- шулай...
🌞 Блогер түгелмен❗️
🌞Әз- мәз генә авыл тормышы, әз- мәз генә гаилә тормышым.
🌞Барлык язган- сөйләгәнне 200% җитди кабул итмәскә😉
🌞Юмор хисе булганнарга каналым да, күнелем дә һәрчак ачык🫶

Хәбәрләшү өчен:
https://max.ru/u/f9LHodD0cOISLQiep6xjzFHC1-zlq7Bha0yLtrKek7aj_lP3jSi-i_vWNSQ

Тел: 89534886436

Менә шул...

Russia
Open in MAX

Posts for the period

By reactions

Search and the whole feed — after free registration. Custom dates — with a subscription; the channel owner sees them for free. Sorting by reactions — with a subscription. Sign up

Loading…

📌 2нче санлы язма ❗️

Исәнмесез! 🌷 Сезнең каналыгызны бик яратып укыйм. Ничек килеп эләккәнемне дә хәтерләмим, ләкин сезнең каналны тапканыма бик шатмын! ❤️ Куңелгә бик якын темаларны куйгансыз. Конкурсыгызны оештырганыгыз өчен дә рәхмәт!

Соң булса да, җибәреп куерга булдым

Эх, кайтасы иде шул чакларга!

Балачак! Нинди матур, ваемсыз һәм күңелле чор! Ул вакытта безнең иң зур проблемабыз урамга чыгарга рөхсәт сорау, ә иң зур шатлыгыбыз әнинең кибеттән тәмле әйбер алып кайтуы иде. Хәзер шул чакларны искә төшерсәң, елмаясың да, бераз моңсуланып та куясың. Эх, кайтасы иде шул чакларга!

Балачакта безнең көннәребез маҗараларга бай иде. Җәй җитүгә, иртәнге ашны ашап та бетермичә, урамга йөгерә идек. Әни: «Кайткач ашарсың!» дип кисәтә, без исә баш кагып чыгып китәбез дә, кичкә кадәр юк булабыз. Кайвакыт әнинең чакырганын ишетмибез дә. Әллә ишетмибез, әллә ишетмәмешкә салышабыз, анысын хәзер үзебез дә белмибез. Әнинең тавышы көчәйгәннән-көчәя бара, ә безнең уенны туктатырга теләк һаман артмый!

Ул вакытта безнең фантазиябез дә көчле иде. Ике таяк автомат, иске такта машина, ә ишегалдының бер почмагы бөтен дөнья! Күрше балаларын җыеп, шундый уеннар уйный идек, хәтта Голливуд режиссёрлары да көнләшер иде. Ә инде берәрсе егылып тезен җәрәхәтләсә, башта бераз елап алабыз, аннары ярага тузан кундырмыйча, тагын йөгереп китәбез. Хәзер шул хәлләрне уйласаң, әти-әниләрнең сабырлыгына шаккатасың.

Мәктәп еллары да үзенчә кызык иде. Дәрескә әзерләнмичә килгәндә, укытучының кемне такта янына чакыруын фаразлау безнең төп стратегик бурычыбыз булды. Укытучы журналны ачып караганда, һәркем эчтән генә: «Зинһар, мине генә чакырма!» дип теләк тели. Ә инде өй эшен эшләргә онытсаң, фантазия тагын да киңәя: дәфтәр өйдә калган, каләм язмый, хәтта эт ашап куйган дигән сәбәпләр дә табыла иде. Хәер, ул вакытта һәр өйдә эт тә булмагандыр әле!

Ә иң кызыгы әниләрнең тәрбия алымнары. «Өйгә кайткач сөйләшербез әле!» дигән җөмлә генә дә бөтен көнне бозарга җитә иде. Ә өйгә кайткач, әни бер караш ташлый, шул җитә! Хәзерге заманда безгә тынычландыра торган музыка кирәк булса, балачакта әнинең бер карашы бөтен нерв системасын тәртипкә китерә иде.

Шулай да балачакның иң кадерле мизгелләре гаилә белән бергә үткәргән кичләр, әби-бабайларның тәмле ризыклары, дуслар белән уйнау, сәбәпсез көлүләр. Ул вакытта без тизрәк үсәргә, зурлар кебек яшәргә теләдек. «Кайчан гына зур үсәм икән?» дип уйлый идек. Ә хәзер дәү абыйлар-апайлар булгач, кайвакыт яңадан бала булырга телибез. Их, тормышның шундый кызык моментлары бар икән!

Хәзер инде безнең мәшәкатьләр башка: эш, гаилә, акча, акча, АКЧА, көндәлек бурычлар. Элек әнидән биш сум сорап, бөтен дөньяны яулап алгандай шатлана идек. Ә хәзер кибеткә кереп, бер пакет ризык алып чыксаң, капчыгың да җиңеләя, күңелең дә бераз төшә.

Кайвакыт балачактагы фотоларны карап утырам. Киемнәребез нинди кызык булган, чәчләребез ничек таралган, ә үзебез нинди бәхетле! Ул вакытта матур күренү өчен фильтрлар да, махсус позалар да кирәкмәгән. Тезләребездә яралар, киемнәребездә үлән таплары булса да, үзебезне дөньядагы иң бәхетле кешеләр итеп хис итә идек.

Әйе, балачакка кайтып булмый. Вакытны туктатып та, үткәннәрне яңадан яшәп тә булмый. Ләкин шул хатирәләр күңелдә мәңге саклана. Аларны искә төшергәндә, йөздә елмаю барлыкка килә, ә йөрәккә ниндидер җылы хис тарала.

Эх, кайтасы иде шул чакларга! Тагын бер тапкыр дуслар белән урамда кичкә кадәр уйнарга, бернинди борчу турында уйламыйча, чын күңелдән көләргә иде. Ә аннары өйгә кайтып, әни пешергән ашны ашап, иртәгә тагын нинди маҗаралар көтә икән дип йокларга ятарга…

Балачак ул кире кайтарып булмый торган, ләкин гомер буе сагынып искә ала торган иң матур чор. Бәлки, безнең бәхетебезнең сере дә шундадыр: ул вакытта без бәхетле булуыбыз турында уйламаганбыз да. Без бары тик яшәгәнбез, уйнаганбыз... Ә хәзер шул көннәрне искә төшереп: «Эх, кайтасы иде шул чакларга!» дип уйлап куябыз.
Views: 222
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
📌1нче санлы язма❗️

Эх кайтасы иде шул чакка.
Эбекэйле , эти- эниле тулы тормышта туганмын. Этием колхознын алдынгы трактористы, эни алдынгы савымчы, ике абыем , бер апам хэм мин- топчек , эбекэй. Эбекэй бабыкайны сугышка озатканда 4 баласы белэн калган ,оч кызын хэм бер малаен- (минем этием)калхозда ипи пешереп ,башка торле эшлэрдэ эшлэп исэн имин, жил янгыр тигезми устергэн ул. Эбиебез безгэ хэм тирэ яктагы аны белгэн кешелэргэ ак эби булды .Унган, булган , чиста, хэр вакыт хэрэкэттэ булган эбием 98 яшенэ хэтле яшэп бакыйлыкка кучте.
Эбиле балачагым ин бэхетле , ин сагынып искэ алырлык вакытым минем , остэлебездэн сот осте , купереп пешкэн икмэк ,сот озелмэде. Бер мич тутырып шэнге, бэрэнге тэкэлэре пешерер иде ,итле бэлешне эниебез догелэр бурттереп, ин олы табага салыр иде .Эбекэй безне гэжит хэрефлэреннэн укырга ойрэтте, иртэн йокыдан уятып,чэй эчертеп , сумкаларны тутырышып, чэчлэребезне бантиклап , каз мае белэн сортеп матур итеп мэктэпкэ озатыр иде , кайтуыбызга тэмле тэмле ризыкларын пешереп котеп торыр иде.,
Укытучыларны хормэт
итэргэ, тэртипкэ хэрвакыт юл курсэтте ул. Аны укытучылар да бик нык хормэт итэ иде.
Жэй коннэрендэ курше эбилэре белэн бергэлэп урманга йорер идек . Жилэк , шомырт , кура жилэге , пиннек жыеп кайтып щул жилэклэрне чэйгэ салып яндырып чэй эчэр идек . У вакыттагы чэйлэрнен тэмлелеге ... Андый чэйлэрне ничек кенэ ясасамда минем хэзер эчкэнем юк.
Минем дус кызларнын кубесенен эбилэре юк иде, мин аларны бик зур бэхеттэн мэхрум дип исэплим. Чонки мин эбекэйле балаларнын ничек бэхетле булуын уземнен урнэктэ тойдым.Оебез хэрвакыт нур чэчеп торды. Безнен гаилэ авылда урнэк гаилэ рэтендэ булды.
Купме авырлыклар утеп , купме эш эшлэп богелмэдек, сыгылмадык . Шул эбиле, жылы,самаварлы ойгэ бер кайтып рэхэтлэнеп сары идэннэрдэ аунар идем. Ул вакытларда кышлар бик салкын булып истэ калган , шул салкын кыш коннэренэ кайтып бэслэнеп, коянтэ чилэклэр белэн ерак коега Суга барасы иде , (читтэн генэ сокланып кузэткэн) , усте инде бу топчеклэре дэ дип карап калган абый апаларга эндэшеп утэсе иде , Хэзер инде аларнын берсе дэ юк ....
Эх кайтасы иде бала-чакка, эбиемнен алларына ятасы иде.
кулларыннан икмэк исен ,
бер генэ иснэсе иде .
Views: 210
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
🌺Хәерле иртәләр һәммәбезгә дә🫶
Конкурсеа килгән 2 язманы да куеп китәм. Шундый матур, җылы, рәхәт итеп язылган хатирәләр тулы истәлекләр🔥🔥🔥
Катнашучыларга зур рәхмәт🫶💋
Views: 237
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Хәерле кичләр барыбызга да — video, channel “МЕНӘ ШУЛ” ▶ video
🌺Хәерле кичләр барыбызга да🫶
Бакчага чыгып төшермәкче идем, карангыдан курыктым. Геройланып ишегалды уртасына басып кына төшердем🙈
Элек кич берәр кая барсам, урамнан бер дигән кайта идем дә, ишегалдына кергәч кот оча иде. Юкса урамда да шул карангы, ишегалдында да шул карангы инде. Ишекне ачып кертүче чыкканчы ялт- йолт каранып, куркып үлә идем. Шул гадәтем һаман бар. Карангыда ишегалдына чыксам бөтен тишек- тошыктан кемдер карап тора кебек🙈
Минем кебекләр бармы монда🤔
Views: 372
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Матур җыр белән матур итеп ит турадым әле — video, channel “МЕНӘ ШУЛ” ▶ video
🌺Матур җыр белән матур итеп ит турадым әле😉
Әзер торса җайлы, балаларга әзерләп, кыздырып- пешереп җибәрергә дә, үзебезгә дә. Балалар да үзебез кебек,ите булса, манный боткасын да ашыйлар😉.Тушенка белән маташулар бетте, хәзер. Морозилкалар эшләп торсын🙏
Сез ниләр майтарасыз, бакчада 1 яфрак та калмагандыр инде🤭
Views: 413
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Хәерле көннәр барыбызга да — video, channel “МЕНӘ ШУЛ” ▶ video
🌺Хәерле көннәр барыбызга да🫶
37нче елымны мәктәптә эшлим, 37 ел буе каникул җитсә, бер үк сүзне ишетәм, кем дә булса әйтми- сорамый калмый: КАНИКУЛДА МӘКТӘПТӘ НИШЛИСЕЗ СОҢ СЕЗ, дип.
Баштагы елларда яшьлегем белән һәрберсенә аңлата идем, тормыш тәҗрибәсе анларга теләмәгәнгә анлатып булмаганны, икенче юлы шул ук кешенең шул ук сорауны тагын бирүен күреп, әлеге темага кул селтәргә, үртәлмәскә өйрәтте.
Шулай да, сер итеп кенә әйтим әле. Каникулда без һәр көнне эшкә барабыз. Гали дә үз эшендә, Вәли дә үз эшендә булабыз. Отчетлар, киңәшмәләр- утырышлар, планеркалар, документация, җыю- юу кебек эшләр каникул саен кабатланып тора.
Икенче юлы сорамассыз, яме😉
Views: 411
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
Хәерле иртәләр һәммәбезгә дә🫶
Ни өчен октябрят булганын анламый да калган, тантаналы вәгъдә ятлап, еллар гына түгел, дистә елларның тузанын җыйган байракны үбеп пионер булган, галстукны чалбар кесәсеннән алып тиз генә муенга чорнап куярга өйрәтелгән, Устав ятлап, имтихан биреп комсомол значогы таккан, ай саен 2 тиен взнос түләп барган буын, бәйрәм белән безне🫶👋
Ач корсакны уып дәрестән соң пионер сборлары үткәреп, комсомол җыелышларында әрләнеп- гарьләнеп чыныккан буын, барлык эшне бушка эшләп өйрәтелгән буын без🔥
Тагын ниләр өстисе калды😉
Ничек кенә булмасын, ул безнең балачак, яшьлек🔥🔥🔥
Пионер вәгъдәсен, яки демократик централизм принципларын хәтерләүчеләр әле һаман да бардыр ул, әйеме😉
Views: 483
Go to post Open in MAX Report an inaccuracy
The full feed — after free sign-up
VKontakte Telegram Odnoklassniki
Favorites at datool.ru

Follow the channel in your account

Sign up at datool.ru to add the channel “МЕНӘ ШУЛ” to favorites and track its metrics.

Sign up
For channel owners

Verify your channel

Sign in or sign up at datool.ru, then add our bot to the channel following the instructions in your account. Once ownership is verified, the lock disappears and channel management becomes available.

Sign in or sign up

Report an inaccuracy

Describe what needs fixing. If you have a source, add a link.

You are leaving datool.ru

The link leads to an external website. datool.ru is not responsible for its content — check the address before entering passwords or payment details.

Redirecting in 10 s

Go