Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 68450606634438

ТУГАНАЙЛАР – КРЯШЕНЫ

Керәшеннәр: җола, иман, без ❤️

Россия
Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Репост из «Культурный центр им. Я.Е.Емельянова»

Бүген Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Валентина Максимованың «Бистәрләрем чигүле» шәхси күргәзмәсенең ачылышы һәм "МИРАС" этнографик җыентыгының презентациясе узды! 💫

Аның һәр эше - мирас хәтерен, орнамент серләрен һәм кул эшенең җылылыгын саклаучы кечкенә бер дөнья.

📷Фотоларны карап алыйк әле: https://vk.ru/album-196155235_312362227
Просмотры: 188
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Сүзеңдә тору – абруйлы итә 👍

Карендәшләребез әти булу, балалар тәрбияләү тәҗрибәләре белән уртаклаша.
Волков Валерий Балык бистәсе районының Иванай авылында туган, хәзерге вакытта авылда яши.
– Миңа 40 яшь. 28 яшемдә авылдашым Марина белән гаилә кордым, өч балабыз бар: Анна, Василий, Мария. Бәләкәйдән үк тимер-томыр арасында кайнашырга яраттым. Шуңа тракторчы булырмын дип хыялландым. Балачакта әтием белән булган иң истәлекле мизгел – фермага менеп, бергәләп көтү көткәнебездер. Бернинди борчусыз, уеннар уйнап, балыкка йөргән ул вакытлар онытылмый. Әти биргән дөрес киңәшләрне үз балаларыма да җиткерәм. Иң кирәклесе: “Хезмәтне хөрмәт итәргә, бернәрсә дә күктән төшми, һәр уңышның нигезендә тырышлык ята. Сүзеңдә торырга өйрәнергә. Нидер вәгъдә иткәнсең икән – үтәргә. Бу ир-атны да, кыз баланы да абруйлы итә”.
Үзем әти булгач, балаларым өчен әйбәт әти, гаиләмнең яклаучысы да, саклаучысы да була алырмынмы дип борчылдым. Ә чынлыкта, әти булу мине тагын да көчле булырга, уңышсызлыклардан курыкмаска өйрәтте. Балалар тәрбияләгәндә эш белән генә чикләнмичә, балалар белән аралашуга, аларның кызыксынуларына һәм уңышларына игътибар итү бик кирәк. Гаиләм – минем иң олы куанычым. Балаларым – минем терәгем, горурлыгым. Якыннарымның сау-сәламәт, бәхетле булуларын телим.

✍️Фрида Вәлитова.
Просмотры: 227
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
СВОда булсам да, күңелем белән гаиләм янында ♥️

Карендәшләребез белән «Әти-гаилә терәге» дигән темага сөйләшкән идек.

34 яшьлек Владислав Волков Балык Бистәсе районының Иванай авылында туган, гаиләсе белән Казанда яши. Ул махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан.

— 23 яшемдә өйләндем. Хатыным Рәфилә белән өч бала үстерәбез. Әти — гаиләбезнең терәге, аның яклаучыбыз да, саклаучыбыз да булуын тоеп үскән егетләр без. Башлангыч класста укыганда әтинең безнең белән мәктәп бакчасында чаңгы шуып йөрүләрен берничек тә онытып булмый.
Балалар белән бала җанлы да булырга кирәк шул. Әтинең чаңгысына 5-6 бала басып, бергәләп шуып йөри идек. Ә иң яратып уйнаган уен «Текән» иде. Әтиемнең: «Ир-ат үз сүзен һәм вәгъдәсен һәрвакыт эш белән исбатларга, бернигә карамыйча, кеше булып калырга тиеш. Намусыңны югалтмаска һәм үз икмәгеңне үзең яуларга!» — дигән төпле киңәшләре гел күңелемдә. Алар миңа кыен чакларда да югалып калмаска, дөрес яшәргә дәрт бирә.
Үзем беренче баламны кочагыма алу белән, нәкъ менә шул секундта ук, минем өчен дөньяда иң мөһим, иң кадерле җан иясенең үз кулымда булуын аңладым.
Балаларның кешелекле булып үсүләре, яхшы сыйфатлары — минем өчен зур горурлык. Балаларым белән бергә балыкка йөрүләрне сагынам. СВОда булгач, ашарга бик еш пешерергә туры килә. Балалар белән бергә яратып пешергән ризыгым — пылауны пешерәм. Күңелем белән гаиләм янына кайтам.

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/ivanaidan-bertugan-volkovlar-gaila-kyimmate-turynda-soiladelar

✍️Фрида Вәлитова
Просмотры: 316
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Хуҗа Хәсәннән Серафима Мурсякова гомер буе туган авылым дип җан атып яши 😍

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылының ветераннар советы рәисе Ольга Боярина авылдашы Серафима Артемовна турында язды.

УКЫРГА : https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/xua-xasannan-serafima-mursiakova-gomer-bue-tugan-avylym-dip-an-atyp-iasi
Просмотры: 336
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә ике зур вакыйга — “Бистәрләрем чигүле” дип аталган этнографик күргәзмә ачу һәм “Мирас” китабын тәкъдим итү кичәсе булды ❤

Һәр халыкның үзенә генә хас җаны бар. Ул җан — бизәкләребездә, чигүле бистәрләрдә, тәңкәле саклавычларда, әбиләрдән калган сандыклардагы мирасларда. Шул җанны ачып бирә торган асыл затыбыз — үзе бер тарих, үзе бер байлык. Ул — “Туганайлар” газетасының элеккеге журналисты, керәшен киеме һәм саклавыч-бизәкләре белгече, һәвәскәр этнограф, бик күп керәшен авылын йөреп чыккан, сандыклардагы мирасларны берәмтекләп барлаган Валентина Петровна Максимова!

Кичә шундый җылы һәм рәхәт узды. Дәрәҗәле кунаклар катнашты, алар Валентина Максимованың иҗат эшләренә югары бәя бирде.

Матур фотолар тәкъдим итәбез: https://vk.ru/album-11373411_312232150

 📸 Алиса Ахметшина фотолары
Просмотры: 336
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Кичә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Валентина Максимованың «Бистәрләрем чигүле» шәхси күргәзмәсенең ачылышы һәм "МИРАС" этнографик җыентыгының презентациясе узды ❤

👉 ТУРЫ ЭФИР карагыз: vk.ru/wall-196155235_20462
Просмотры: 335
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Керәшенчә ир-ат исемнәре  😍

Элегрәк керәшеннәрдә үзгәртелеп кулланыла торган киң таралган исемнәрне тәкъдим итәбез.

Антон — Унтун
Александр — Ласандыр, Әләксандыр, Санкы, Сандыр, Сашка
Алексей — Әләксей
Андрей — Әндерей
Арсений — Арчин, Әрчәнтәй, Әрчүк, Әрчәнти, Әрчи
Артемий — Артуш, Үртүш, Үртәми
Борис — Барис, Барук, Бариска
Василий — Бәчлей, Бәчүк, Бәчей, Бәчкә
Виталий — Биталый
Виктор — Биктыр
Владимир — Уладимир, Улай

Григорий — Гөргөри, Гришә, Гөри, Гришкә, Гүрей, Гарук, Гриш
Даниил — Даный, Дануш, Данук
Елисей — Җилсәй
Иван — Ибук, Ибый, Ибашай, Ибуш
Максим — Мәкчей, Мәкчем
Михаил — Микәйлә, Микәй, Микүш
Петр — Питкә, Питәркә, Питүк, Питей
Павел — Пауал, Пашук, Паукий

Сергей — Чиргей, Чируш, Сируж, Сиргей
Степан — Ычтапан, Ычтук
Тимофей — Тимей, Темәпей, Тимка
Юрий — Җүрик, Җүркә

Фото: «Туганайлар»
Просмотры: 401
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Авыл мәдәният йортларында төрле темаларга чаралар уздырыла 👍

☀️Менделеевскиның Иске Гришкин авыл китапханәсендә икмәккә багышланган белем сәгате узган. Ул булганына рәхмәтле булырга һәм хезмәтне хөрмәт итәргә өйрәтә торган чара.

☀️ Бакалының Яңа Маты авыл мәдәният йорты Башкортстанның күренекле драматургы һәм шагыйре, безнең карендәшебез Наҗиб(Николай) Асанбаевның 105 еллыгына багышланган «Театр көзе» фестивален ачты.

УКЫРГА: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/avyl-madaniiat-iortlarynda-torle-temalarga-caralar-uzdyryla
Просмотры: 370
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Ә менә Мамадыш ягы керәшеннәренең шулай матур итеп җырлый-җырлый… — видео, канал «ТУГАНАЙЛАР – КРЯШЕНЫ» ▶ видео
Ә менә Мамадыш ягы керәшеннәренең шулай матур итеп җырлый-җырлый Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәкләр янына "Арумысыз, туганнар" фестиваленә барулары ♥️

Юлларда йөрүнең үз романтикасы инде!.. Болай җырлап йөргәндә тиз барыла ул, имегез😉

Олы юлга чыктылар! Исән-имин йөреп кайтсыннар берүк 🙏🏻
Просмотры: 446
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Татарстанның атказанган юристы Юрий Емельянов: «Без — күпмилләтле Татарстанның бер кисәге» 👏🏻

Теләче районы башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган юристы Юрий ЕМЕЛЬЯНОВ — редакциябез кунагы ♥️

Теләче районының Югары Мирәтәк авылында туып-үскән карендәшебез егерме елдан артык юрист булып эшли. Ул — хезмәт юлында күпме кешегә законга кагылышлы мәсьәләләрне дөрес чишәргә юнәлеш биргән белгеч һәм, шул ук вакытта, үз асылына, керәшенлегенә тугры булып, культурабызны яшәтүгә үзеннән лаеклы өлеш кертүче хөрмәтле шәхес. 

УКЫРГА: https://tuganaylar.ru/news/interviu/tatarstannyn-atkazangan-iuristy-iurii-emelianov-bez-kupmillatle-tatarstannyn-ber-kisage
Просмотры: 429
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «ТУГАНАЙЛАР – КРЯШЕНЫ» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти