СВОда булсам да, күңелем белән гаиләм янында ♥️

Карендәшләребез белән «Әти-гаилә терәге» дигән темага сөйләшкән идек.
34 яшьлек Владислав Волков Балык Бистәсе районының Иванай авылында туган, гаиләсе белән Казанда яши. Ул махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан.
— 23 яшемдә өйләндем. Хатыным Рәфилә белән өч бала үстерәбез. Әти — гаиләбезнең терәге, аның яклаучыбыз да, саклаучыбыз да булуын тоеп үскән егетләр без. Башлангыч класста укыганда әтинең безнең белән мәктәп бакчасында чаңгы шуып йөрүләрен берничек тә онытып булмый.
Балалар белән бала җанлы да булырга кирәк шул. Әтинең чаңгысына 5-6 бала басып, бергәләп шуып йөри идек. Ә иң яратып уйнаган уен «Текән» иде. Әтиемнең: «Ир-ат үз сүзен һәм вәгъдәсен һәрвакыт эш белән исбатларга, бернигә карамыйча, кеше булып калырга тиеш. Намусыңны югалтмаска һәм үз икмәгеңне үзең яуларга!» — дигән төпле киңәшләре гел күңелемдә. Алар миңа кыен чакларда да югалып калмаска, дөрес яшәргә дәрт бирә.
Үзем беренче баламны кочагыма алу белән, нәкъ менә шул секундта ук, минем өчен дөньяда иң мөһим, иң кадерле җан иясенең үз кулымда булуын аңладым.
Балаларның кешелекле булып үсүләре, яхшы сыйфатлары — минем өчен зур горурлык. Балаларым белән бергә балыкка йөрүләрне сагынам. СВОда булгач, ашарга бик еш пешерергә туры килә. Балалар белән бергә яратып пешергән ризыгым — пылауны пешерәм. Күңелем белән гаиләм янына кайтам.
Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/ivanaidan-bertugan-volkovlar-gaila-kyimmate-turynda-soiladelar
✍️Фрида Вәлитова