Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 68450606634438

ТУГАНАЙЛАР – КРЯШЕНЫ

Керәшеннәр: җола, иман, без ❤️

Россия
Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

Бахта авылы волонтерлары үргән маскировка челтәре алгы сызыкка китте ❤

Чистай районының Бахта авылы клубында берничә көннән бирле эш кызу кайный 👏🏻

Мәдәният йорты хезмәткәрләре горурланып һәм сөенеп үз яңалыклары белән уртаклаштылар. Авылдашларының уртак тырышлыгы белән үрелгән тагын бер маскировка челтәре алгы сызыкка китә. "Һәр волонтер үзенең йорттагы эшен читкә куеп, бу челтәр үрү өчен җыелды. Алар тукыма тасмаларын гына түгел, ә егетләр өчен үз ярдәмнәрен — җылы теләкләрен дә алып килделәр.
Бу челтәр безнең егетләрне саклаячак, техниканы коткарачак һәм аларга үз бурычларын үтәргә ярдәм итәчәк дигән өметтә без. Ярдәмчел карендәшләребезгә рәхмәт: кемдер тасма кисте, кемдер үрде.
Просмотры: 33
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности

Репост из «Интертат: иң популяр татарча медиа»

Машина йөртүчеләр шиномонтажларга барырга ашыкмый әле, гәрчә, белгечләр җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларына алыштырырга киңәш итә инде.

Тәгәрмәч алыштыруны ни өчен кичектерергә ярамый һәм бу хезмәт ничә сумга төшәчәк? – укыгыз
Просмотры: 16
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
😍 Керәшен җыруы: «Кудым, кудым, тота алмадым» (ноталары белән)

М.П.Казакованың «Музыкально-поэтическая традиция молькеевских кряшен» җыентыгыннан алынды.

Кудым, кудым, тот(а) алмадым,
Кудым, кудым, тот(а) алмадым,
Суда йөзгән үрдәкне,
Суда йөзгән үрдәкне.
Гумрем булса, онытмамын
Гумрем булса, онытмамы.
Сездә күргән күрмәтне,
Сездә күргән күрмәтней.
Ай-яй лир, ай-яй люр, ай,
Сездә күргән күрмәтней.

Фото: Туганайлар
Просмотры: 216
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Әтисе һөнәрен сайлаган Дмитрий Дмитриев — Россиянең иң яхшы ташчысы 👏🏻

Кукмара районының Поршур авылыннан 27 яшьлек Дмитрий Дмитриев Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында «Ташчы» номинациясендә җиңү яулады.

👉 Язманы укырга: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/atise-honaren-sailagan-dmitrii-dmitriev-rossiianen-in-iaxsy-tascysy
Просмотры: 260
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Әлбәдәннән Анна Храмова: «Тормышны тынычлыкта үткәрдек, байлык артыннан куып йөрмәдек» ❤

Чыгышы белән Әлбәдән авылыннан булган Анна Храмова (Никулина) октябрь аенда 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның турында авылдашы Александр Козлов язды.

Тулырак укырга: https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/albadannan-anna-xramova-tormysny-tynyclykta-utkardek-bailyk-artynnan-kuyp-iormadek
Просмотры: 306
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Ару гына барып җиттеләр безнекеләр Чиләбе өлкәсенә. 🙏 Бүген "Арумысыз, туганнар" төбәкара фестивалендә катнашалар 😍

Мамадыш районыннан зур делегация китте. Бу - Мамадыш район мәдәният бүлеге җитәкчесе, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, район мәдәният бүлеге методисты Роза Галкина, Усали урта мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева һәм Комазан башы авылының "Карендәшләр" фольклор ансамбле.

Уңышлар аларга❤
Просмотры: 372
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
💒 Ходай иманы

Әй, Күктәге Атабыз! Данлы булып торсын исемең Синең, килсен Патшалыгың Синең, Җирдә дә күктәгечә булсын иркең Синең, бүген көнлек икмәгебезне бир безгә, бурычларыбызны кичер, без дә безгә бурычлы булганнарга кичергән күк, безне алданырга ирек җибәрмә, җаманнан коткар безне 🙏🏻
Просмотры: 353
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Ару-имин иртәләр белән, карендәшләр! ❤

Әле генә эш атнасын башлаган идек, инде тәмамлап та киләбез. Шушы матур җиңгәчәйләр кебек гел дә шулай ару җөриек. Көннәрегез яхшы узсын, туганыйлар! 

ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен
Просмотры: 478
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности

Репост из «Культурный центр им. Я.Е.Емельянова»

Бүген Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Валентина Максимованың «Бистәрләрем чигүле» шәхси күргәзмәсенең ачылышы һәм "МИРАС" этнографик җыентыгының презентациясе узды! 💫

Аның һәр эше - мирас хәтерен, орнамент серләрен һәм кул эшенең җылылыгын саклаучы кечкенә бер дөнья.

📷Фотоларны карап алыйк әле: https://vk.ru/album-196155235_312362227
Просмотры: 465
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Сүзеңдә тору – абруйлы итә 👍

Карендәшләребез әти булу, балалар тәрбияләү тәҗрибәләре белән уртаклаша.
Волков Валерий Балык бистәсе районының Иванай авылында туган, хәзерге вакытта авылда яши.
– Миңа 40 яшь. 28 яшемдә авылдашым Марина белән гаилә кордым, өч балабыз бар: Анна, Василий, Мария. Бәләкәйдән үк тимер-томыр арасында кайнашырга яраттым. Шуңа тракторчы булырмын дип хыялландым. Балачакта әтием белән булган иң истәлекле мизгел – фермага менеп, бергәләп көтү көткәнебездер. Бернинди борчусыз, уеннар уйнап, балыкка йөргән ул вакытлар онытылмый. Әти биргән дөрес киңәшләрне үз балаларыма да җиткерәм. Иң кирәклесе: “Хезмәтне хөрмәт итәргә, бернәрсә дә күктән төшми, һәр уңышның нигезендә тырышлык ята. Сүзеңдә торырга өйрәнергә. Нидер вәгъдә иткәнсең икән – үтәргә. Бу ир-атны да, кыз баланы да абруйлы итә”.
Үзем әти булгач, балаларым өчен әйбәт әти, гаиләмнең яклаучысы да, саклаучысы да була алырмынмы дип борчылдым. Ә чынлыкта, әти булу мине тагын да көчле булырга, уңышсызлыклардан курыкмаска өйрәтте. Балалар тәрбияләгәндә эш белән генә чикләнмичә, балалар белән аралашуга, аларның кызыксынуларына һәм уңышларына игътибар итү бик кирәк. Гаиләм – минем иң олы куанычым. Балаларым – минем терәгем, горурлыгым. Якыннарымның сау-сәламәт, бәхетле булуларын телим.

✍️Фрида Вәлитова.
Просмотры: 465
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «ТУГАНАЙЛАР – КРЯШЕНЫ» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти