– Июньдә мина шартлап, кыйпылчыклары аяк-кулга бик күп эләкте. Аллаһка шөкер, исән-сау калдым. Аяк сынмады, ләкин нерв җепселләре бик киселгән, өзгәләнгән. Кулга операция ясадылар, бармаклар зыян күргән иде, аларны турайттылар. Хәзер бармакларның функцияләрен кире кайтарабыз. Акрынлап хәрәкәтләндерә алам, сизә башладылар инде. Реабилитациянең ярдәмен тоям. Кул кисәк-кисәк сызлап ала инде, ләкин түзәрлек.
Казанда М.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсе базасында республика дәвалау-реабилитация үзәгендә журналистларга махсус хәрби операция ветераннарына үткәрелә торган тернәкләндерү чаралары турында сөйләделәр.