Кайда гына чыгыш ясамаганнар!
Раздел не загрузился.
Данные не обновились — на экране прежний период.
Дашборд
25 октября — 31 октября 2026
Загрузка…
Рост аудитории
+4подписчиков за период
+2 самый большой прирост · 30 окт 2026 −1 самая большая убыль · 29 окт 2026
Индекс качества
Просмотры и охват
Вовлечённость подписчиков
Индекс цитируемости
0,0индекс цитируемости0,0 %
Место среди похожих — выше, чем у 12 %. До уровня «высокий» нужно обойти ещё 2 286 каналов.
57 101-е место в MAX · Подробнее — вкладка «Упоминания»
Когда и сколько публикует
Форматы публикаций
Каждый пост — точка
Выше — больше просмотров, крупнее — больше реакций. Нажмите на точку, чтобы открыть пост.
Итоги периода
Нажмите на показатель — ниже он появится по точкам периода
Реклама в канале
Лучшие публикации
По просмотрам за период
Публикации по дням
Бледные столбики — дни, линия — среднее за 7 дней: видно, разгоняется канал или затихает
Данные обновлены в 12:06 по Москве. Просмотры — текущие у постов, вышедших в эти дни; средний охват — по постам старше двух суток. Как считается индекс качества
Публикации за период
Загрузка…
Кайда гына чыгыш ясамаганнар!
▶ видео
▶ видео
Никкүчтемнән халык күптән күченеп киткән инде. Кайчандыр карендәшләр яшәгән авылның тарихи хәтере булып, бары чачаунигы гына саклана ❤
Бу авылда тормыш күптән тукталган. Кайчандыр өйләр, урам булган урыннарны күптән инде агач-куаклык басып киткән. Җәй айларында кеше биеклеге булып үлән каплый. Алар арасыннан, вакыт үтү белән кыргыйланган карлыган куаклары, алмагачлар моңсу бер ятимлек белән карап кала.
Яшьләр Никүчтем авылы турында белмиләр дә диярлек, бары тик өлкәннәр генә искә ала. Онытылган бу авылның исеме — Кече Баграж поселогы, халык аны үзара Никкүчтем дип йөрткән. Зәйнең туган якны өйрәнү музее өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова китергән мәгълүмат буенча, Кече Баграж — Зәй тимер юл станциясеннән 9 чакрым, Чаллы пристаненнан 69 чакрым ераклыкта урнашкан булган.
Ул авылга, җир җитмәү сәбәпле, 1926 елны Югары Баграждан күченеп килгән 40ка якын гаилә нигез салган. Урыны — Зәй белән Баграж арасында, тау өстендә. Гомер буе эшкәртелү күрмәгән чирәм җир уңдырышсыз булган. Җир эшкәртеп, халык интеккән.
Ахыр чиктә, Никүчтемне ташлап, читкә күченеп китәргә мәҗбүр булганнар. Авыл чишмәсе янында урнаштырылган чачауник кына бүген дә саклана. «Никкүчтем инде күптәннән юк, ләкин аның чишмәсен, чачаунигын чистартып, карап торалар», — дип яздылар Зәй керәшеннәре ВКонтакте челтәрендә.
📸 Зәй керәшеннәре.
Әлеге фото Мамадыш районының Комазан башы авылында 1959 елда төшерелгән 📸
1905 елда туган Маланҗа әби (Меланья Ивановна Макарова) оныгы Ленаны күтәргән. Маланҗа әби өстендә — чәчәкле тукымадан тегелгән, бала итәкле керәшен күлмәге. Аның өстеннән алъяпкыч япкан. Меланья Ивановна — Юкәче кызы, Комазан башына Павел дигән егеткә кияүгә чыгып килгән. Ире сугышта хәбәрсез югала.
Дүрт кызлары дүртесе дүрт якка тарала. Начтый Үзбәкстанда төпләнә, кияүгә чыга; Палый үз авыл егетенә чыгып, Чиләбедә яши. Иң олылары Анный (фотодагы сабый — аның кызы) күрше Дүсмәт авылы егете белән тормыш кора. Марҗыйлары Комазан Башындагы төп нигездә нәнәсе һәм кызы белән яшәп кала.
Маланҗа әби ипле, денле кеше булган. Төшләр дә бик аерып керә торган булган, аңа күпләр төшлек салдырганнар, төш юрарга килгәннәр.
Арткы фонда — тышланмаган йорт. Түбәсе дә саламнан (фотода түбәдән асылынып торган печән күренеп тора).
️📍Карендәшләр, керәшен тарихын чагылдырган фотоларыгыз булса,
8-917-250-97-95 номерына МАХка юллагыз.
13 ноябрьдә узачак иҗат кичәсе Аграфена Васильеванын 70 яшьлек юбилеена багышлана.
Аграфена Васильева – заманында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм, шулай ук, К.Тинчурин исемендәге күчмә театр сәхнәләрендә балкыган, концертларда юмор, кыска скетчкүренешләр белән тамашачыны үз авызына караткан артист.
13 ноябрь - Аграфена Васильеваның гомер бәйрәме, 70 яшьлек юбилее. Шул уңайдан Җәкәү йорты аның «Яшьлегемә кайтып киләм әле» дип исемләнгән иҗат кичәсенә чакыра.
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин урамы 57 йорт) узачак иҗат кичәсендә Гөрпинә түти белән якыннан танышу мөмкинлеге булачак.
📍13 ноябрь, кичке 16:00 сәгатьтә.
Игътибар! Керү чакыру билетлары буенча.
Язылу өчен телефон: +78432931629, +79393049766
Чиркәүләребез буш тормасын, карендәшләр!
“Үгет” кенәгәсеннән
Безнең кызлар бигрәкләр дә матур инде! Күзләр тимәсен! Икесе дә - "Кряшен чибяре - 2026" конкурсы финалистлары
ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…
Загрузка…