Казанда Аграфена Васильеваның иҗат кичәсе булачак ❤
13 ноябрьдә узачак иҗат кичәсе Аграфена Васильеванын 70 яшьлек юбилеена багышлана.
Аграфена Васильева – заманында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм, шулай ук, К.Тинчурин исемендәге күчмә театр сәхнәләрендә балкыган, концертларда юмор, кыска скетчкүренешләр белән тамашачыны үз авызына караткан артист.
13 ноябрь - Аграфена Васильеваның гомер бәйрәме, 70 яшьлек юбилее. Шул уңайдан Җәкәү йорты аның «Яшьлегемә кайтып киләм әле» дип исемләнгән иҗат кичәсенә чакыра.
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин урамы 57 йорт) узачак иҗат кичәсендә Гөрпинә түти белән якыннан танышу мөмкинлеге булачак.
📍13 ноябрь, кичке 16:00 сәгатьтә.
Игътибар! Керү чакыру билетлары буенча.
Язылу өчен телефон: +78432931629, +79393049766