Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость
Открытый канал ID 68528705964564

Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы

Открыть в MAX

Публикации за период

По реакциям

Поиск и вся лента — после бесплатной регистрации. Свои даты — по подписке; владелец канала видит их бесплатно. Сортировка по реакциям — по подписке. Зарегистрироваться

Загрузка…

СССРның халык артисты, Татарстанның Г. Тукай, Россиянең К. Станиславский исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Шәүкәт Биктимеровның бүген туган көне.

Искә алыйк.
Әлмәндәр карт булып күңелләрдә калган актерның фикерләре безнең карточкаларда.
Просмотры: 28
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Татарстан Республикасы милли музеенда бик үзенчәлекле ике калфак… — видео, канал «Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы» ▶ видео
Татарстан Республикасы милли музеенда бик үзенчәлекле ике калфак саклана. XIX гасырның беренче яртысына караган бу калфаклар размерлары һәм тегелеше белән генә түгел, бизәлеше белән дә башкаларыннан аерылып тора. Музейдагы шушы ике экспонаттан тыш, «колакландырып» бөтерелгән бизәү алымы кулланылган борынгы костюмнар башкача очрамаса да, этнограф Карл Фукс Казанда татар кызларының төсле ефәк буфмуслиннан ясалган чәчәкләр беркетелгән калфаклар киюен язып калдырган. 1870 нче елларга кадәр популяр булган әлеге чигү ысулы тора-бара бөтенләй үк онытылган. Татарстанның һәм Евразиянең Рәссамнар берлекләре әгъзасы Әлфия ханым Нурхәмәтова – халкыбызның онытылган менә шушы бизәк ысулына яңа тормыш бирүче. Барысы да музейдагы үзенчәлекле әнә шул ике калфактан башлана.

Видео: Лилия Гәрәева

#Сөембикә_журналы #ТАТМЕДИА
Просмотры: 68
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности

Репост из «Интертат: иң популяр татарча медиа»

Россиядә кайбер эшче һөнәрләре буенча хезмәт хакы тәкъдимнәре бер елда шактый үскән. Кайсы белгечләргә күпме түләргә әзерләр: https://intertat.tatar/news/kaiber-esce-honarlare-buenca-xezmat-xaky-takdimnare-295-procentka-artkan-5881343

Интертат МАХта
Просмотры: 69
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Казан кызы Ләйсән Мишарина Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры директоры итеп билгеләнде.
Ләйсән Мишарина Казанда  «Иске шәһәр» префектурасы директорының урынбасары иде.  Константин Хабенский аның үз театрына күчүен  мэр Илсур Метшиннан шәхсән сораган булган. Ләйсән Мишарина моңа кадәр театрда директор урынбасары булып эшли иде.
Просмотры: 98
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова:

«Хәсән абый турында күңелемдә йөрткәннәрне «Бәйлисе бар йөрәкне» дигән китабымда язып чыктым.

Китапның соңгы бүлеген «Сөю планетасы» дип атадым. Шагыйрьнең үз планетасы – Туфан йолдызы булырга тиеш дип, дөньякүләм танылган астрофизик Наил Сәхибуллинга мөрәҗәгать иттем. Документларны Америкадагы Халыкара кече планеталар үзәгенә җибәрүгә ирештек. Америкадан көтелгән хәбәр дә килде.

48631 нче номерлы кече планетага «Hasantufan» исеме бирү турындагы таныклык әзер!

Дөньяның йолдызлар картасында «Хәсән Туфан» йолдызы калыкты!»
Просмотры: 120
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Шамил Маннапов

* * *
Рәхмәт сиңа матур итеп көлгән өчен,
Көтмәгәндә башым әйләндергән өчен,
Әлегәчә гади булган бар нәрсәне
Әллә нниди сихри ямьгә төргән өчен.

Рәхмәт сиңа төшләремә кергән өчен,
Көтеп алган яңгыр булып килгән өчен,
Күңлемдәге сулып барган гөлләремә
Яшәртүле яшәү көче биргән өчен.

Рәхмәт сиңа иң бәхетле көннәр өчен,
Кавыштырган сихри айлы төннәр өчен,
Рәхмәтемнең иң олысы: мәхәббәтне
Гомер буе саклап кала белгән өчен.

#Хәерлеиртә
Просмотры: 112
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Бүген «Сөембикә» журналының Туган көне.

Журнал тарихы матур мәхәббәттән башлана. Күренекле мәгърифәтче Ягъкуб Хәлили Зиннәтулла байның кызы Әсма туташның кулын сорый. Әсма туташ исә бер шарт куя – аның бирнә акчасына хатын-кызлар өчен журнал чыгарылырга тиеш. Безнең карточкаларда – журналыбызның тарихы.
Просмотры: 136
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Рөстәм Вәлиев исән булса, бүген аңа 65 яшь тулган булыр иде. Легендар… — видео, канал «Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы» ▶ видео
Рөстәм Вәлиев исән булса, бүген аңа 65 яшь тулган булыр иде. Легендар сәнгатькәрнең туган көнендә аның тормыш һәм иҗат юлындагы үзенчәлекле сәхифәләрне барлыйбыз.

1. Милли уен коралларын коллекцияләгән. Баянчы халык традицияләренә тугрылыгы белән аерылып торды. Аның шәхси коллекциясендә 27 борынгы гармун сакланган, аларның иң өлкәне 1940 елда ук ясалган.

2. Илһам Шакировның алыштыргысыз сәхнәдәше. Рөстәм Вәлиев 29 ел дәвамында татар җыры легендасына аккомпаниаторлык итте. Җырчы белән музыкант арасындагы иҗади тандем олы үрнәк булып калды: ул бөек башкаручыны бер сулышыннан, керфек какканнан ук аңлый иде.

3. «Минута славы» тамашасында милли моңны танытты. 2010 елда ул үзәк телевидениедәге популяр телепроектта катнашып, тальянда уйнау осталыгы белән бөтен илне таң калдырды.

4. Татар моңын дөньяга таратты. Маэстро АКШ, Кытай, Франция, Германия кебек чит ил тамашачыларын яулады. Кайда гына гастрольләрдә йөрсә дә, аның көндәлекләрендә туган җиргә, үз авылларыбызга карата чиксез сагыну хисе чагылды.
Просмотры: 136
Перейти в пост Открыть в MAX Сообщить о неточности
Вся лента — после бесплатной регистрации
ВКонтакте Телеграм Одноклассники
Избранное в datool.ru

Следите за каналом в личном кабинете

Зарегистрируйтесь в datool.ru, чтобы добавить канал «Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы» в избранное и отслеживать его показатели.

Зарегистрироваться
Для владельцев каналов

Подтвердите свой канал

Войдите или зарегистрируйтесь в datool.ru, затем добавьте нашего бота в канал по инструкции в личном кабинете. После проверки владения замок исчезнет и вам станет доступно управление каналом.

Войти или зарегистрироваться

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти