Новое Распределяем каналы MAX по категориям и территориям. Читать новость

Татарстан Республикасы милли музеенда бик үзенчәлекле ике калфак…

Татарстан Республикасы милли музеенда бик үзенчәлекле ике калфак… — видео, канал «Журнал Сююмбикэ | Сөембикә журналы» ▶ видео
Татарстан Республикасы милли музеенда бик үзенчәлекле ике калфак саклана. XIX гасырның беренче яртысына караган бу калфаклар размерлары һәм тегелеше белән генә түгел, бизәлеше белән дә башкаларыннан аерылып тора. Музейдагы шушы ике экспонаттан тыш, «колакландырып» бөтерелгән бизәү алымы кулланылган борынгы костюмнар башкача очрамаса да, этнограф Карл Фукс Казанда татар кызларының төсле ефәк буфмуслиннан ясалган чәчәкләр беркетелгән калфаклар киюен язып калдырган. 1870 нче елларга кадәр популяр булган әлеге чигү ысулы тора-бара бөтенләй үк онытылган. Татарстанның һәм Евразиянең Рәссамнар берлекләре әгъзасы Әлфия ханым Нурхәмәтова – халкыбызның онытылган менә шушы бизәк ысулына яңа тормыш бирүче. Барысы да музейдагы үзенчәлекле әнә шул ике калфактан башлана.

Видео: Лилия Гәрәева

#Сөембикә_журналы #ТАТМЕДИА
Просмотры: 68
Открыть в MAX Сообщить о неточности

Сообщить о неточности

Опишите, что нужно исправить. Если есть источник, добавьте ссылку.

Вы покидаете datool.ru

Ссылка ведёт на внешний сайт. datool.ru не отвечает за его содержимое — проверьте адрес, прежде чем вводить пароли или платёжные данные.

Переход через 10 с

Перейти